Кайбычта туган телебез, гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертүчеләр бүләкләнде
«Җомга марафоны» — Казан шәһәрендә эшләп килүче «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды проекты. Ул ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә тормышка ашырыла.
«Җомга марафоны» проекты, республика районнарында халыкны җыеп, танылган имам, дин галимнәре тарафыннан татар телендә актуаль вәгазь уку, мөнәҗәтләр башкару, халыкның сорауларына җавап бирү, ул чараның видео форматын социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә таратуны күздә тота.
Кайбычта мондый очрашу район Советының актлар залында узды. Аны «Терәк-Опора» фонды директоры Илназ Гыйлемханов алып барды. Ул «Җомга марафоны» проектының татар телен һәм ислам динен саклау, үстерү максатыннан тормышка ашырылуын әйтте.
— Соңгы елларда республикабызда татар телен саклау, аны заманча проектлар белән киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, ана телебезне төрле буын вәкилләренә, төрле социаль катлауларга яраклы рәвештә көндәлек тормышта куллануны тәэмин итү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барыла, — диде Илназ Рафисович. — Милләтебезне инде ничә гасырлар дәвамында ана телебез белән бергә динебез дә саклап килә.
«Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды да үз эшчәнлегендә дини оешмалар, татар телле имамнар, шәкертләр, гомумән, мөселман кардәшләребез белән актив эш алып бара. Республика районнарында яшәүче халкыбызга күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан туган телебездә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту өчен, «Җомга марафоны» дип аталган проект тәкъдим итәбез.
Начарлыктан тыелып, яхшылыкка омтылып яшәүдә вәгазьләрнең йогынтысы зур. Аларны тыңлап, җаныбызга ял алабыз, күңелне ниндидер бер рәхәтлек били, бөтен кешенең дә ниятләгән эшләре яхшыга булсын, кеше рәнҗетүгә юл куелмасын иде дигән фикер туа. Казанның «Ал таң» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин үтемле, күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләде. Алар Рамазан аеның фазыйләтләре, динебез кушканча яшәү, әниләрнең бөеклеге, әти-әнине хөрмәт итү, аларның ризалыгын алу, ир белән хатынның бер-берсенә карата вазыйфалары, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм бәрәкәтенә ирешү турында иде.
— Ислам галимнәре милләт, нәсел яшәсен өчен дүрт әйбер кирәк дип саный. Әгәр шуларны сакламасак, юкка чыгачакбыз, дигән фикергә килгәннәр. Алар — дин, туган телебез, гореф-гадәтләр, милли кием, — диде Ирек хәзрәт.
Татарстанның халык артисты, 83 яшьлек Миңгол ага Галиевның мөнәҗәтләр башкаруы нур өстенә нур булды.
Мөнәҗәтләр — халкыбыз арасында киң таралган жанр. Алар җитди уйланулар, тирән кичерешләр, гыйбрәтле язмыш, фаҗига, әрнү-сагыш белән тулы. — Мөнәҗәтләр минем тормышымда да аерым урын алып тора. Аларны кечкенәдән ишетеп, сәндерәне сәхнә итеп, дүрт яшемнән мөнәҗәтләр көйләп үстем. Сабый чактан тыңлап үскән мөнәҗәтләр һәм халык җырлары күңелемә моң өстәгәндер. Мин — сугыш чоры баласы. Нинди авырлыклар булса да, җырдан аерылмадым. Аллаһы Тәгалә миңа моң биргән. Шул моңнарым белән барысының да күңеленә җылылык саласым килә. Моң дигән әйбер ул әнә шундый сихри тәэсиргә ия, — диде Миңгол Галиев.
«Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фондының президиум башлыгы, татар телендәге «Әс-сәлам» газетасының баш мөхәррире Мансур Һашимов динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклау һәм үсеп килүче буында милли телне формалаштыру һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашкан райондашларыбызга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Алар — район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина, Кошман мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Садриева, Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина.
— Бүгенге очрашуыбызда керәшен кардәшләребез дә катнашты. Диннәребез төрле булса да, милләтебез һәм телебез бер безнең. «Җомга марафоны» проекты нәкъ менә шушы ике төшенчәне саклауны максат итеп куя бит, — диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм проектны тормышка ашыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды 2023 елның 16 маенда оешкан. Ул иминиятләштерү һәм пенсия белән тәэмин итүдән кала, башка финанс хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнә. Коммерцияле булмаган бу оешма социаль хезмәтләр күрсәтү юнәлешендә дә эшли.
2024 елдан бирле «Терәк-Опора» фонды Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә «Җомга марафоны» проектын оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев