Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды

Бүген район ЗАГСында туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.

Күптән түгел бәби алып кайткан гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да килде.

Россиядә игълан ителгән Гаилә, Кайбычта башланып киткән Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау елында үткән бу тантананың төп сәбәпчеләре — Владимир, Виктория, Нурлан һәм Милана. Бу дүрт бәләкәч тәүге документлы булды.

Тантана игезәк балалар тууны теркәү белән үзенчәлекле иде. Владимир һәм Виктория Олы Подберезьеда яшәүче Сергей һәм Ирина Загарий гаиләсендә өченче һәм дүртенче бала булып дөньяга килгән. Абыйларының көтеп алган энесе һәм сеңлесе алар.

Нурлан Кошманнан Ләйсән һәм Марсель Садриевлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз салган. Абыйсы Сәйдәш, апалары Зәмирә белән Зинирә яратып туя алмый үзен.

Милана — Хуҗа Хәсәндә гомер итүче Светлана һәм Валерий Шпаковлар гаиләсендә бишенче бала булып туган. Игорь һәм Анастасия — студентлар, Канаш шәһәрендә укыйлар, Виктория мәктәптә белем ала, Артем балалар бакчасына йөри.

Әти-әниләр тантаналы шартларда актлар язуына кул куйганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырды.

Гаиләгездәге шатлыклы вакыйга — сабыегыз туу белән чын күңелдән тәбрик итәм,— диде Альберт Илгизәрович. — Районыбызда туган һәр сабый — безнең өчен зур куаныч. Балаларыгызның киләчәге бәхетле булсын!

ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева да, Загарий, Садриевлар һәм Шпаковлар гаиләләрен тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде:

Җилкәгездә җаваплы һәм игелекле хезмәт. Сез — киләчәк буын тәрбиячеләре, — диде ул. — Балаларыгыз чын мәгънәсендә бәхетле булсын, эш гамәлләре, яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк күрсәтсен, күңелләрендә өлкәннәргә, әти-әнисенә, якыннарына карата ихтирам, хөрмәт хисләре җитәрлек булсын. Сезгә гаилә иминлеге телим!

Әлеге гаиләләр район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алды. Мондый бүләкләр быел Кайбыч ЗАГСында теркәлгән һәр балага бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев