Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта «Туым җондызы» бәйге-фестиваленең сайлап алу туры уза

Иртәгә, 1 декабрьдә, Олы Кайбыч мәдәният йортында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым җондызы» бәйге-фестиваленең сайлап алу туры уза.

Әлеге чара 10.00 сәгатьтә башлана.
ТР мәдәният министрлыгы, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылучы бәйге-фестивальнең максаты — халык җырларын оста башкаручыларны, талантлы яшьләрне ачыклау, аларга алга таба да үсү өчен шартлар тудыру, толерантлыкны ныгыту.
«Туым җондызы» түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Аутентик вокал» (соло);
«Халык вокалы» (соло);
«Фольклор-эстрада вокалы» (соло);
«Фольклор-этнографик коллектив»;
«Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль»;
«Халык җырының заманча интерпретациясе»,
«Этник халык инструментлары ансамбле».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев