Кайбычта укытучы гаилә парларын хөрмәтләделәр
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Кайбыч ягы музеенда икесе дә педагог булган гаилә парлары өчен бәйрәм үткәрелде.
Музей директоры, 25 елдан артык район мәгариф бүлеген җитәкләгән Илдар Шакиров инициативасы белән үткәрелгән чарага 16 пар килде. Эштә дә, өйдә дә гел бергә алар. Кайсылары күптән инде лаеклы ялда, хәзерге вакытта белем һәм тәрбия бирүче яшьрәк гаиләләр дә бар иде.
Барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, бәйрәм белән котлап, хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Чәй табыны артындагы ихлас аралашу, яшьлек хатирәләрен яңарту, истәлекле мизгелләр белән бүлешү һәр кунакның күңеленә хуш килде. Тынгысыз йөрәкле Илдар Абдуллович тырышлыгы белән, музей бинасы артындагы ташландык урынны тәртипкә кертеп, анда районыбызда яшәүче татар, рус, чуваш һәм керәшеннәрнең тормыш-көнкүрешен чагылдырган йортлар ясаганнар.
Ниләр генә юк анда! Әби-бабайларыбыздан калган кием-салым, савыт-саба, эш кораллары, совет заманындагы машина, мотоцикл, мотороллерга кадәр бар. Ачык һавада аерым бер музей оештырганнар, территорияне чәчәкләр бизи. Ике ел дәвамында күпме матурлык тудырганнар. Бәйрәмгә килгән укытучылар аның белән иң беренчеләрдән булып танышты һәм бик ошаттылар.
Шушында ук чыгарылган мичтә Кошман мәктәбе укытучысы Резедә Сайранова пешергән юка һәм коймакны да мактый-мактый ашадылар. Чынлап та, бик тәмле иде! Һәр эшкә өлгер, төрле яклап оста шул алар укытучылар. Кунаклар өчен музей эчендә дә экскурсия үткәрделәр. Хезмәтләре җиңел түгел, ә икең бер коллективта эшләү икеләтә авырдыр. Киресенчә, әллә рәхәтме икән? Бу сорауны үзләренә дә бирдек. Җаваплары нинди булганын газетабызның киләсе саннарының берсеннән укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев