Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дип исемләнгән хәйрия концерты узды

Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга теләктәшлек белдерү һәм аларга ярдәм итү максатында, район мәдәният йортында хәйрия концерты узды.

Аны район Советы, башкарма комитет һәм Кайбычның төрле оешмаларында эшләүче җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр куйды.

Хәйрия концерты бердәмлек, илебезне яклаучыларга, саклаучыларга карата изге теләктәшлек белән тулы иде. Аны карарга төрле авыллардан җыелдылар. Тамашачылар арасында яшьләр дә, ак яулыклы абый һәм апалар да бар иде. Барысының да теләге бер — тизрәк тынычлык урнашып, ир-егетләребез исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтсын иде!

Бу хәйрия концерты рәхмәт белдерү генә түгел, ә сугышчыларны кирәк-яраклар белән тәэмин итү мөмкинлеген дә бирә, — диде алып баручылар — балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Миңгалиева һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин.

Концертны «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән үзәк больница ансамбле башлады. Районыбызның медицина хезмәткәрләре башкаруында бу җыр аеруча матур яңгыраш алды.

Аны тыңлагач, һәркемнең күңелендә туган җиребезгә булган ярату һәм аның белән горурлану хисләре арткандыр, мөгаен. Больница хезмәткәрләренең «Солдатка хат» биюе дә патриотик рухта булды.

Олы Кайбыч мәктәбе директоры Исламия Мусина һәм педагог Рәисә Бикмуллинаның чыгышын тыңлаганда, күңеле тулучылар шактый булгандыр. Йөрәкләргә үтеп керелек итеп сөйләде дә, җырлады да алар. Әлеге мәктәп укытучыларының бию коллективы да сәхнәдә ут уйнатты.

Яу кырындагы ватандашларыбызның төшенә туган яклары еш керәдер. Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерованың «Әрем исе, әрем тәме» җыры туган җирне сагыну, җирсү турында иде. Ульянково авыл җирлеге секретаре Светлана Кармаенкова үз чыгышында Россиянең бөек улларына дан җырлады.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 117 райондашыбыз катнаша. Югалтуларсыз гына бармый шул, унөч якташыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен башын салды. Аларны, аягүрә басып, бер минут тынлык белән искә алдык.

Һәркемгә дә гомер бер генә бирелә. Башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Рәмис Закиров тормышны ярату турында җырлады. Хатын-кызлар вокаль ансамбле башкаруындагы күңелләргә үтеп кергән җыр «Сүрелмәс җырым син» дип аталды.

«Кайбыч яшьләре» һәм «Кайбыч кызлары» коллективлары биегәндә, үзләренә күз иярмәде, барысы да оста һәм җитезләр!

Авыл җирлекләре башлыклары арасында да никадәр талантлар бар. Кошманнан Лилия Сафина, Олы Подберезьедан Оксана Емельянова, Чүти җирлегеннән Петр Тараканов җырлаганда, янымдагы апалар, бигрәк матур җырлыйлар инде дип утырды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин — гүзәл затларга, район Советының оештыру бүлеге белгече Зилә Сөнгатуллина — әтиләргә, Мәлки мәктәбе директоры Тамара Иванова әниләргә дан җырлады. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина иң якын кешесенә — әнисенә багышлап иҗат иткән шигырен сөйләде. Лилия Закированың җыры «Әнкәй сүзләре» дип аталды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзованың күңеленнән агылган моң таш бәгырьләрне дә эретми калмагандыр.

Яшьләр сәхнәләштергән «Казан егетләре» спектакленнән өзек күңелләргә аеруча хуш килде. «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рөстәм Баһавиев, «Алдынгылар хәрәкәте» лидеры Елена Краснова һәм административ комиссия секретаре Гөлнара Нурмөхәммәтова сәхнәләштергән «Сорау алу» күренеше дә кызык иде. Медицина хезмәткәрләре Миләүшә Ибраһимова, Гөлнур Сәлахиева һәм Гөлнара Фәйзуллина күрсәткән ""Әҗем бабай хәлләре«н күз яшьләре чыкканчы көлә-көлә карадык.

Концерт Рәмис Закиров һәм барлык катнашучылар башкаруындагы «Россия, алга!» дип исемләнгән җыр белән тәмамланды.

Бүген безнең хезмәткәрләребез атказанган артистлар ролендә булды. Чыннан да, алардан бер дә ким түгелләр бит! — диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. — Кичә без Колаңгы һәм Хуҗа Хәсәндә шундый матур концертлар куеп кайттык. Халык чыгышларны бик ошатты, гөрләтеп кул чаптылар. Әле бүген дә язалар, рәхмәт әйтәләр. Бүгенге концертыбыз да матур узды. Чөнки аңа бөтен яратуыбыз һәм йөрәк җылыбыз салынды. Ул илебезне,
гаиләләребезне саклау, егетләребезгә ярдәм итү өчен эшләнде. Шушы концертка үзеннән өлеш керткән һәр кешегә ихлас рәхмәтемне белдерәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев