Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта ветеринария хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Бүген ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре белән очрашты.

— Хөрмәтле коллегалар! Коллегалар дим, чөнки мин үзем дә белгечлегем буенча ветеринария врачы. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, ныклы сәламәтлек телим. Яңа җитәкчегез Радик Сабирҗанов белән бергә максатчан эш алып барасыз. Алдыгызга куелган бурычларны йөз процентка үтәп барырсыз дип ышанам, — диде Альберт Илгизәрович.

Ул намуслы эшләүче хезмәт алдыныларын бүләкләде. Ветеринария берләшмәсенең ветеринария фельдшерлары Галина Павлова, Татьяна Чиркова, персонал буенча белгеч Ләйсән Гыймадиева, машина йөртүчеләр Фәнис Фәррахов, Василий Горшковага районы башлыгының Мактау кәгазен тапшырды.
Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан ветеринария берләшмәсенең Морат ветеринария участогы мөдире Александр Кошкин, ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Валерий Сапаркин, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең ветеринария табибы Алексей Чинакин ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Макау кәгазенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев