Кайбычта Владимир Козин хөрмәтенә мурал ясадылар
Олы Кайбычта, Кече Мәме авылында туып-үсеп, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Россия Герое Владимир Козин исемендәге яшь армиячеләр отряды әгъзалары өчен стрит-арт, ягъни урам сәнгате буенча осталык дәресе узды.
Аны Казан рәссамнары Алексей Рязанов белән Кирилл Муллин үткәрде.
Алексей Рязанов һәм Кирилл Муллин — Россиянең төрле төбәкләрендә иҗат ителгән алты муралның авторлары. Аларның өчесе Татарстанда урнашкан. Мурал — биналарның фасадларына һәм шәһәр мохитендәге башка объектларга төшерелә торган зур күләмле сәнгать әсәре.
Рәссамнар Россия Герое Владимир Козин хөрмәтенә дә мурал ясады. Аны район үзәгендәге электр элемтәсе узелы бинасының фасадында күрергә мөмкин.
Истәлекле объект булдыру турындагы заказ Мәскәүдәге «Яшь армия» хәрәкәтенең баш штабыннан килгән.
— Без «Яшь армия» хәрәкәте белән инде өченче ел хезмәттәшлек итәбез. Бу вакыт эчендә илнең төрле почмакларында, шул исәптән Татарстанда — Казан һәм Мамадыш шәһәрләрендә шундый күп кенә проектларны тормышка ашырдык. Шулай ук Себердә һәм Сочида эшләдек, алда — Калининград белән Ухта шәһәрләре. Мурал эскизын, Герой һәм яшь армияче фотоларына нигезләнеп, үзебез әзерләдек, — диде Алексей Рязанов. — Башта рәсем проектор яки виртуаль чынбарлык күзлеге ярдәмендә билгеләнә, аннары контурлар төшерелә. Шуннан соң төп төсләр салына, иң катлаулы этап — йөзләрне һәм вак детальләрне эшләп бетерү. Эштә акрил буяулар, буяу сиптергеч һәм аэрозоль баллончыклары кулланабыз.
— Бу мурал Татарстандагы иң көчле бүлекләрнең берсе булып саналган Кайбыч районы «Яшь армия» бүлегенә бүләк булачак, — диде хәрәкәтнең җирле бүлеге җитәкчесе Роза Насыйбуллина.
— Махсус хәрби операция геройлары истәлеген мәңгеләштерү эше дәвам итә. Владимир Козинның туган авылы Кече Мәмедә Герой бюсты һәм истәлек тактасы урнаштырылган иде инде, хәзер исә район үзәгендә дә аның образы барлыкка килде, — диде отставкадагы офицер Илһам Хөснетдинов.
Зәңгәр күк фонындагы муралда Россия Федерациясе дәүләт флагы, Россия Герое Владимир Козин, Геройның йолдызы, «Яшь армия» хәрәкәте эмблемасы һәм Кече Мәме мәктәбенең яшь армиячеләр отряды командиры Дмитрий Отпушников сурәтләнгән. Дмитрий үзе дә, осталык дәресендә катнашып, профессиональ рәссамнар белән янәшә эшләү мөмкинлеген алды.
Яңа мурал — район үзәгенең күрке генә түгел, ә хәтер, батырлык һәм ватанпәрвәрлек символы да. Ул Кайбыч районы халкына һәм кунакларына Ватан өчен гомерен биргән якташыбызның батырлыгын искә төшереп торачак һәм яшь буынны Ватанга тугрылык белән хезмәт итәргә рухландырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев