Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Халыкара балаларны яклау көнен зурлап үткәрделәр

Ямьле җәйнең беренче көнендә – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Олы Кайбычтагы яшеллеккә төренеп утырган “Имәнлек” паркында балалар Сабантуе уздыру матур гадәткә әверелде.

 Быел ул Россиядә Педагог һәм остаз, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, районыбызда халыкларның мәдәни мирасын саклау елына багышлап үткәрелде.
Җир шарының һәр почмагында 1950 елдан бирле билгеләп үтелүче бәйрәмне балалар түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки җәйнең беренче көне – өч айга сузылачак каникулның да беренче көне.
“Имәнлек” паркында иртәдән үк музыка, балаларның шат авазлары яңгырый иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәйданга җыелган балаларны, укытучыларны, ата-аналарны олуг бәйрәм белән котлады. Ул шушы араларда 14 яше тулган 12 укучыга Россия гражданины паспортын, уку алдынгыларына, төрле фән олимпиадаларында, спорт ярышларында призлы урыннар алган укучыларга Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин төрле бәйгеләр җиңүчеләренә һәм призерларына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Кайбыч полиция бүлеге начальнигының кадрлар буенча урынбасары Илшат Сираҗетдинов, балаларны бәйрәм белән тәбрикләп, “Участок уполномоченные балалар күзлегеннән” дип исемләнгән бәйге җиңүчеләре - Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Милана Макарова һәм Аделя Маланьевага бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, мәйданда халык уеннары башланып китте. Һәр мәктәп халык уеннары, концерт номерлары әзерләп килгән. Уеннарда катнашучыларга оештыручылар бүләкләрне мулдан өләште.
Биредә аттракционнар, сәүдә нокталары эшләде, шашлык, пылау, тәм-томнар белән сыйландылар. Кыскасы, балалар күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев