Кайбычтагы «Салават күпере» спорт комплексында махсус операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләү буенча өмә үткәрелә
Бүген Олы Кайбычтагы спорткомплекста Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү максатында токмач кисү, торт, чәкчәк пешерү, үлән чәйләре әзерләү буенча өмә оештырылды.
Эш барышы белән спорт-сәламәтләндерү комплексы мөдире, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева таныштырды. Аның әйтүенчә, акциядә Олы Кайбыч, Мөрәле, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Федоровское авылларының ветераннар советлары рәисләре, хатын-кызлары, спорткомплекс хезмәткәрләре катнаша.
«Әлеге акция бүгенге көн белән генә чикләнми, сентябрь башына кадәр дәвам итә. Без шулай окоп шәмнәре дә әзерләячәкбез», — диде ул.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев