Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтан өлешчә мобилизация буенча читаттагы төркем киттте

Бүген район Советы бинасы янында иртән үк җанлылык сизелә иде. Чөнки биредән өлешчә мобилизация буенча читаттагы егетләр төркеме киттте. Китүчеләр исемлегендә Олы Кайбычтан Руслан Биканачев, Темофей Култышов, Олы Подберезьедан Роман Пчёлин, Борындык авылыннан Дмитрий Шлёмкин бар иде.

-Мин Россия Кораллы Көчләре составында 2015-2016 елларда Уссурийск шәһәрендәге пехота гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт иткән идем. Казан федераль университетының журналистика факультетында укыдым. Соңгы вакытта “Сервис-Агро” җәмгыятендә эшләдем. Кичә повестка тапшырдылар, бүген мин монда. Повестка тапшырганнар икән, димәк анда минем ярдәмем кирәк. Ватанны саклау - ир-егетләрнең изге бурычы. Без булмасак, илебезне кем саклар? - диде Руслан Биканачев.
Әңгәмәбезгә Олы Подберезьедан Роман Пчёлин да кушылды.
-Хәрби хезмәт буенча тәҗрибәм бар. 2019 елда Россия Кораллы Көчләре составында контракт буенча хәрби хезмәткә киттем. 2020 елда ярты ел Сириядә хезмәт итеп кайттым. 2022 елның февраль аенда Украинада махсус операциянең беренче көннәреннән май аена кадәр Херсон өлкәсендә булдым. Туган авылыма кайтып, районда эшкә урнаштым. Кичә повестка китерделәр. Хәрби хәрәкәтләрдә тәҗрибәм булганга чакыралар икән, бармыйча мөмкин түгел. Ходай кушса, сау-сәламәт әйләнеп кайтырбыз дип ышанам, - диде Роман.
Районда хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннурова әйтүенчә, исемлектә телгә алынган егетләрнең икесе Казан шәһәрендә аларга килеп кушылачак.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аларга хәерле юл, әти-әниләренә сабырлык теләп, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев