Кайбычтан Украинага чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Бу игелекле чара шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин инициативасы белән аның тарафыннан оештырылды.
Киң күңелле якташыбызның гуманитар ярдәм җибәрүгә беренче тапкыр гына үз өлешен кертүе түгел. Ул моңарчы да махсус операция зонасында катнашучыларга булышып килде. Бу юлы да, Донецкида хәрби бурычларын үтәүче райондашларыбыз белән элемтәгә кереп, ниләр кирәклеген белешкән. Нәтиҗәдә, аларга «Урал» машинасы тәгәрмәчләре, квадрокоптер, аккумуляторлар, генератор, җылыткычлар һәм башка кирәк-яраклар, Кече Мәме һәм Багай авыл җирлекләреннән маскировка сеткалары, гаиләләреннән шәхси посылкалар озатылды. Бу әйберләрне туплау өчен Рөстәм Хикмәтуллин бүтән шәхси эшмәкәрләргә, гомумән, ярдәм итәргә теләге булучыларга мөрәҗәгать иткән. Иске Чәчкабтан Рушан Хуҗин, Кошманнан Айдар Шәрәфиев, Багайдан Федор Крайнов, Олы Кайбычтан Артур Гафиятуллин гуманитар ярдәмгә үзеннән өлеш керткән. Олы Кайбычтан Ильяс Гыйсмәтуллин ир-егетләргә чәй эчәргә бал биргән.
Гуманитар ярдәмне «Поддержим наших. Татарстан» хәрәкәте җитәкчесе, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Шамил Хәкимов үзенең шәхси «Газель» машинасында илтә китте. Йөкне озатып җибәрүдә катнашкан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев бу чарага кушылучыларның барысына да олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев