Кайбычтан Украинага гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрделәр
Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.
Бу игелекле чара мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарының «Никто кроме нас! СВО» хәрәкәте һәм район җитәкчелеге белән берлектә оештырылды. Анда хәрби хезмәткәрләргә блиндажлар төзү өчен агач материаллар, авыл җирлекләреннән җыелган шәхси посылкалар, пластик су баклары җибәрелде.
20 тонна агач төзү материалларын, бензин пычкысын шәхси эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов биргән. Әлеге эшмәкәр бер ай элек тә махсус операция зонасына агач материаллары җибәргән иде.
Гуманитар ярдәм Украинаның Сватово юнәлешендә хәрби бурычларын үтәүче якташларга адресланган. Йөкне озатып җибәрүдә катнашкан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев бу чарада катнашучыларның барысына да район башлыгыАльберт Рәхмәтуллин исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гуманитар ярдәм төялгән йөк автомобилен Казан шәһәрендә яшәүче әфган сугышы ветераны Ринат Камалетдинов озата китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев