Хәбәрләр
Кайбыч балалар сәнгате мәктәбе укучылары җиңү белән кайтты
Казан дәүләт мәдәният институтында үткәрелгән "Казан - музыка йорты" («KAZAN - MUSIC ЙОРТ») II Халыкара музыка уен коралларында уйнау бәйгесендә район балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.
Фестиваль әлеге институт һәм ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияты институты теләктәшлеге белән уздырыла. Баянчылар Рамил һәм Ранис Гаттаровлар, "Баян, аккардеон" номинациясендә катнашып, I дәрәҗәдәге дипломант булды. Инсаф Хисамов, бертуган Гаттаровлар, Арина Макарова, Кадрия Таҗетдинова һәм Регина Гобәева катнашындагы ансамбль III дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде. Апалы-сеңелле Азизә, Нәзилә Гыйрфановалар, Арина Макарова белән Кадрия Таҗетдинова "Фортепиано" номинациясендә чыгыш ясады. Нәтиҗәле хезмәтләре һәм укучыларга музыкаль-эстетик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүләре өчен сәнгать мәктәбе педагоглары Резедә Хисамова, Зөлфия Яруллина, Русалина Гыйрфановага Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев