Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәгән Тәскирә Латыйпова үткәннәр турында күз яшьләрсез сөйли алмый

Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышы тарихында иң аяныч вакыйгаларның берсе.

Блокада корбаны булган 630 мең кешенең 97 проценты фашист самолетлары тондырган бомбалардан түгел, ә ачлыктан вафат булган. Ул елларыда Ленинград азатлыгы өчен көрәшкән 29685 татарстанлының 18448е һәлак булган. Алар арасында безнең якташларыбыз да булган. Кызганыч, Ленинградны саклап көрәшкән райондашларыбызның берсе дә бүгенге көндә исән түгел. Ул вакыйгаларның дәһшәте турында камалышта калган шәһәрдә яшәгән Тәскирә апа Латыйпова гына сөйли ала.
Сугышка кадәр Тәскирә апаларның гаиләсе Кече Кайбычта яши. Биредән кайчан ничек чыгып киткәннәрен бик ачык хәтерләми ул. Сыер-сарыкларын сатканнары колагына кереп калган. Гаиләләре зур булган. Мең газаплар белән товар поездларында озак барганнары хәтеренә уелган. "Поезддан төштек, әйберләрне бушаттылар, әни шунда урман эчендә бала тапты. Әти аны үзенең күлмәгенә төреп алды. 1941 елның ноябре иде бу. Энебез Фәиз әнә шулай дөньяга килде", - дип искә ала.
Тәскирә апаның балачагы һәм үсмер еллары гаять зур авырлыклар чигеп үтә. Камалышта калган шәһәрдән 1943 елда гына чыга алалар.Ленинград блокадасын кичереп, адәм түзә алмаслык башка авырлыкларга түзеп, янә авылга кайтуларын күз яшьләрсез сөйли алмый ул: "Әтиебез чир йоктырды булса кирәк, кайткан чакта поездда җан бирде. Поезд туктагач, аны кар өстенә чыгарып салдылар. Нишли алыйк инде?! Салкын гәүдәсен кочаклап елаштык та, юлыбызны дәвам иттек. Анда үлүчеләр бихисап булды, кырылды гына кеше. Без алты бала һәм әниебез авылга кайтып төштек. Әниебезнең бертуган абыйсы кертмәде, аның каравы, икенче бер туганы сыендырды. Өс-башыбыз тулы бет, үзебез ач идек. Чәчләребезне кырып алып, мунча ягып керттеләр. Авыл халкына рәхмәт, ачка үләргә бирмәделәр, кем ничек булдыра ала - шулай булышты. Тора-бара үзебезнең өйгә чыктык", - ди Тәскирә Латыйпова.
Райондашыбыз бүгенге көндә Осиново бистәсендә энесе Фәизның кызы Алсинә тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев