Караңгы гүрләрең якты, тар кәберләрең киң, урының оҗмахта булсын әниебез…
Югалтулар бигрәк авыр, диләр. Моның шулай икәнлеген үз башыңа төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың икән.
Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Дөньядагы иң кадерле, газиз кешебез, әниебез Мария Максимовна Драндрова 87 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Кайгылы көннәребездә безгә ярдәм кулы сузган, әниебезне соңгы юлга озатуда булышкан Олы Тәрбит авылы халкына, күршеләребезгә, туганнарыбызга, дусларыбызга, Кайбыч районындагы әфганчылар оешмасына, безне хөрмәт итеп килгән барлык кешеләргә чиксез рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановның ярдәме зур булды. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтнең читләтеп үтүен теләп калабыз. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Әниебезнең урыны оҗмахта булсын иде. Бик сагынабыз, юксынабыз...
Тирән хөрмәт белән: кызы Ольга, улы Валерий гаиләләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев