Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Карар

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Борындык авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында.

Халыкның уңайлы тормыш шартларына хокукларын, җир кишәрлекләренә хокук ияләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатларында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Уставы нигезендә Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР ИТӘ:

        1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Борындык авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлаулар билгеләргә.
       2. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Борындык авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлауларны 2022 елның 27 сентяберендә 10.00 сәгатьтә Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан иҗтимагый үзәк бинасының актлар залында гавами тыңлаулар үткәрергә. 
       3. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Борындык авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектында булган материаллар (текст һәм график өлеш) белән эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 нче йорт, 2 нче кат, 209 нчы кабинет адресы буенча танышырга мөмкин.
       3.1. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Борындык авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җыю урыны итеп Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 нче йорт, 2 нче кат, 209 нчы кабинет адресы буенча Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеген билгеләргә.
        4. Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә:
- Кайбыч муниципаль районының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә рәсми сайтында гавами тыңлаулар үткәрү турында мәгълүматны һәм «Борындык авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын материалларын урнаштырырга;
-әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында, массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлгән Кайбыч таңнары «(»Кайбыч таңнары«) челтәрле басмасында бастырып чыгарырга;
      5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары Б.Р. Сәлаховка йөкләргә.

Башкарма комитет Җитәкчесе 
вазыйфаларын башкаручы, 
Кайбыч муниципаль районы 
Башкарма комитеты Җитәкчесенең
беренче урынбасары Э.Х.Заһидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев