Каргалы авылында яшәәүче Ольга Гущинага Россия Президенты үзе хат җибәргән?!
Еллар узган саен үткәннәрен барларга ярата Каргалы авылында яшәүче Ольга Гущина. «Бу якты дөньяның михнәтен дә, рәхәтен дә күп күрдем. 1925 елда туган кеше бит мин, ачлыгын да, сугыш елларын да күрергә туры килде",- дип еш кабатлый ул. Әле шушы көннәрдә генә 90 яшь тулды аңа. Юбилей көнендә рәхмәт сүзләре...
Әлеге кадерле хатны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләкләрен әбигә башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров өенә барып тапшырды.
-Сезнең буын - Бөек Җиңүне якынайткан буын. Сугыш чорында нинди генә авырлыклар күрсәгез дә сынмаган-сыгылмагансыз. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" дигән лозунг астында тырыш хезмәт куйгансыз. Моның өчен без - хәзерге буын кешеләре сезнең алда баш иеп, олы рәхмәтебезне җиткерәбез,-диде Алексей Макаров юбилярга бүләкләр тапшырып.
Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев һәм ветераннар советы рәисе Екатерина Елисеева да юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләде.
Әйе, Ольга Гущинага яшьтән үк колхозда бил бөгәргә туры килгән. Башка яшьтәшләре кебек урагын да урган, урманын да кискән, тимер юл төзелешендә дә катнашкан.
-Сугыш вакытында күрше кызы белән икебез дә көне буена 25әр сутый җирдә урак ура идек. Хикмәт, яшьлегебездә ат кебек эшләп таушалсак та, Ходай гомерләрне биргән. Рәхәт тормышны да күрсеннәр дигәндер инде. Пенсиягә кадәр унбиш ел сатучы булып эшләдем, аннан соң да биш ел буена авылдашларыма сәүдә хезмәте күрсәттем әле мин. Товарны, елның кайсы фасылы булуына карамастан, Олы Подберезьедан ат, тракторда ташырга туры килде. Туксанга җиткәч тә, шулай зурлап килүегезгә рәхмәт, -диде юбиляр.
Тормыш иптәше Павел Петрович белән алар җиде балага гомер биргәннәр, ике улларын югалту ачысын да кичергәннәр. Олы кызлары Клавдия хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә яши, инде лаеклы ялда. Уллары Василий, Николай, Александр, Юрий, Петрның язмышы Чувашиядәге Новочебоксарк шәһәре белән бәйләнгән, "Химпром"да эшлиләр. Авылда әти-әниләре нык горурлана алар белән. Өйләренең түрендә стенд та эленгән, анда балаларының эшчәнлеге турында язылган мәкаләләр урын алган. Шуларның берсенә күз салам:
-Безнең заводта эшләүче Гущиннарның гомуми хезмәт стажы 341 ел тәшкил итә. "Химик" күптиражлы газетасы чыга башлауга 40 елдан артык вакыт узды, аның беренче саннарыннан ук без шушы уңган нәсел вәкилләре турында даими язып киләбез. Аларның барысы да җылы сүзләргә лаек, яшьләрнең остазы. Гущиннарның хезмәт турындагы кенәгәләре мактау, бүләкләр турындагы язмалардан калынаеп бетте инде.
Ә Павел Петрович озак еллар колхозда механизатор, бригадир булып эшләгән. Сугыш елларында тракторчы булган, 75 яшенә кадәр авыл халкыннан сөт җыйган. Хәзер алар икәү генә яшиләр, балалары туган нигезгә эзне суытмый. Без барганда уллары Юрий белән киленнәре Тамара да кайткан иде.
-Без әниебез, әтиебез белән чиксез горурланабыз. Безне дә үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп үстерделәр, тормышта югалып калмас өчен эшләргә дә, эшләргә кирәклеген кечкенәдән төшендерделәр. Аларның хәзер дә исән-сау булулары безнең өчен зур шатлык. Икенче елга бергә гомер итә башлауларына 70 ел тула. Әти-әниебезнең шулай матур, мәгънәле гомер кичерүләре барыбыз өчен дә үрнәк, - ди Юрий.
Картлыгың тыныч булып, балалар, оныклар кадер-хөрмәтен тоеп яшәү зур шатлыктыр шул ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев