Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кәүсәрия Шәйхуллина-Хәсәнҗанова, Олы Ачасыр-Борындык: «Безгә биргән тәрбияләре өчен әти-әнигә мең рәхмәт»

И гомер, гомер. Ага да, ага... Шулай булуы да әйбәт, бер урында таптанып торса, яхшы булмас иде.

Балачакка кайтып килим әле. Ишегалды ямь-яшел чирәм, арада песи мәмиләре дә бар. Рәхәтләнеп ашый идек бит әле без аны, тәмле булган, күрәсең. Әнә, энем Рөстәм чабып йөри, куышып та алабыз, шаярабыз, көләбез. Яңгыр явып китсә, яланаяк кына чабабыз. Салкын да тимәгән, авырмаганбыз да...

Без туган җанлы булып үстек. Әлбәттә, монда әти-әнинең роле зур булгандыр. Ничек шулкадәр шәфкатьле, игелекле, туган җанлы итеп тәрбияли алдылар икән безне? Чөнки алар үзләре дә шундый сыйфатларга ия иде шул. Бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәделәр. Әнинең беркайчан да тавыш күтәргәнен, кычкырып сөйләшкәнен хәтерләмим. Шуңа күрә матур, чибәр, йөзе нурлы иде аның. Ә күзләре! Әнигә сокланмаган кеше булмагандыр. Әти әнигә: «Гөлкәбирә, бар, театрга да, концертка да, Сабан туйларына да!» — дия иде. Ә үзе, безне озатып, өйдә кала торган булды. И, рәхмәт сиңа, барысы өчен дә. Аллаһ кушып, урының җәннәттәдер. Әни әтидән соң 9 ел яшәде. Бик сагынды ул әтине, юксынды. Әни бик шигъри җанлы иде. Моңа балачактан ятим калуы да тәэсир итми калмагандыр. 40 ел авыл халкыннан сөт җыючы булып эшләде, авыр хезмәт башкарды. Ат белән Яшел Үзәндәге Албабага кадәр сөт илтүләр, ул авыр бетоннарны күтәрүләр, әчесә, аны төне буе аерулар... Кыш көннәрендә салкын складта әнинең сөт аеруын гомердә онытасым юк. Итекләре бозланып ката иде. Мәктәптән кайтуга, әнине каршы алу өчен, янына ашыга идем. Безнең өчен шулай көнне-төнне белми эшләде бит кадерлеләребез. И, әни, бәгърем, әгәр исән булсаң, кочып, аркаңнан сөя-сөя, битләреңнән үбә-үбә рәхмәт әйтер идем.

Мәктәптә эшләү дәверендә дә әти-әни темасын балаларга бик яратып өйрәттем. Язучы Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрен еламыйча укый алмый идем. Еллар үтә, без дә олыгайдык, күңел гел тулып тора. И, Ходаем, тормыштан бик канәгать без, шулай тигезлектән Ходай аермасын. Даниял белән сау-сәламәт булып яшисе иде әле. Оныкларыбызны өзелеп яратабыз, кайтуларын көтеп яшибез. Алар кайткач, өй тула, шундый рәхәт. Барчабыз да исән-сау булыйк, дөньялар тыныч булсын иде, Амин! Әти-әниләребезнең урыннары оҗмахта булсын. Алар гел йөрәктә, күңел түрендә. Еллар узган саен, туган авыл, үскән йортыбыз, бәхетле балачак, яшьлек еллары сагындыра, бик сагындыра икән ул.

Юксыну

Сагынам сине, әни, бик сагынам,
Төшләремә генә керәсең.
Өннәремдә тавышың гына чыңлый,
«Исән генә бул син, балам,» — диясең.

Ап-ак яулык, чәчәкле ак күлмәк
Киеп төшләремә керәсең.
Кулың белән сыйпап иңбашымнан:
«Бәхетле бул, балам!» — диясең.

Эчкә баткан уйчан, моңсу күзләр,
Бу күзләрдә күпме сагыш бар.
Исән чакта әйтелмәгән сүзләр,
Ташкын булып аккан хисләр бар.

Кәүсәрия Шәйхуллина-Хәсәнҗанова,
Олы Ачасыр-Борындык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев