Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

"Кайбицкие зори" газетасының һәр санын көтеп алам

Хөрмәтле райондашларыбыз! “Кайбыч таңнары” район газетасына 2019 елның беренче ярты еллыгына язылу төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Район тормышы, яңалыклары турында язучы бердән- бер газетага язылырга өлгермәгән булсагыз, сезне почта бүлекләрендә көтәләр.

Колаңгы авыл җирлегенең Бәли авылында яшәүче Анастасия Денисовна Рожкова күптән түгел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Хәзерге вакытта үзе генә яшәгән Анастасия Денисовна район газетасына озак еллар даими язылып килә. Без юбилее белән котларга килгәндә ул социаль хезмәткәр Татьяна Фәттахова белән бергә “Кайбицие зори” газетасының чираттагы санын укып утыралар иде. Мин шуңа игътибар иттем, әбигә 95 яшь булуга карамастан, ул газетаны күзлексез укый иде. 
- Район мөстәкыйльлек алып, анда газета чыга башлаганнан бирле мин аннан аерылганым юк, даими язылып киләм. Өлкән яшьтә булсам да, районыбыз тормышына, аның яңалыкларына битараф түгелмен. Газетаны бик яратып, баштан азагынача укып чыгам. Районыбызның патриоты булган башка кешеләрне дә газетага язылырга өндим, - диде Анастасия Денисовна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев