Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов:"Биш көн саен алдынгы комбайнчылар, хуҗалыкларны бүләкләячәкбез"
-Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән һәр биш көн саен районның иң алдынгы комбайнчыларын билгеләп, аларга күчмә вымпел, премия, рәхмәт хатлары да тапшырачакбыз.
Быел, моңа өстәп, урактагы иң алдынгы хуҗалыкны да ачыклыйбыз һәм бүләклибез. Ярыш биш хуҗалык- "Гөбенә", "Алтын кырлар", Дубрава" агрофирмалары, "Подберезье", "Туган як-Агро" җәмгыятьләре арасында барачак,- диде Радик Мәҗитович.- Бу чара игенчеләр хезмәтен бәяләү максатында эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев