Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч благочинные, протоиерей Николай Ермолаев һәм “Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге” җитәкчесе Надежда Ермолаева район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны туган көне белән котлый

Шатлыклы минутлары белән куандырып, тормыш дәвам итә. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны гомер бәйрәме – туган көне белән кайнар котлыйбыз. Мәрхәмәтле, акыллы, зыялы, кешелекле булуыгыз, эшлек­ле сыйфатларыгыз өчен хөрмәт итәбез сезне.

Элеккеге “Гөбенә” агрофирмасы директоры булып эшләгәндә дә, инде район башлыгы буларак та чиркәү, часовняларга даими ярдәм итеп торасыз, дини бәйрәмнәребез дә сездән башка узмый. Безне дә төрле конфессия вәкилләре катнашындагы чараларга еш чакырасыз. Кайбычның күпмилләтле халкын берләштерүдә боларның барысы да зур роль уйный. Кайсы диндә булуыбызга карамастан, ныклы рухи нигезгә ия булу, ата-бабаларыбызның гадәтләрен һәм йолаларын белү мөһим. Бу сезгә дә хас сыйфатлар, Альберт Илгизәрович! Кайбыч төбәген үстерү, аның данын еракларга тарату өчен армый-талмый эшлисез. Тормыш юлыбызда әллә нинди хәлләргә тарысак та, һәрвакыт үз көчебезгә ышанырга, яхшылыкка өметебезне җуймаска тиешбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Җаннарыбызны якты хисләр, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз белән аралашу шатлыгы урасын, игелекле эшләргә рухландырсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев