Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?

– Бу юбилей Кайбыч халкы өчен бик кадерле.Чөнки район үзеннән-үзе генә кайтмады, аның өчен Казан юлларын күп таптарга туры килә. Район яулап алынды дисәк тә була. Менә патриотизм кая ул!- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Без районның һәр туган көнен билгеләп узабыз, башка җирләрдә алай үткәрмиләр. Шушы җирдә туып үскәннәр өчен Кайбычның бүгенгесе аеруча кадерле. Читтән килеп төпләнүчеләр моны ул дәрәҗәдә аңлап та бетермәскә мөмкин. Юлсызлыктан интеккән Кайбыч төбәгендә хәзер юллар да бар, өйләрдә газ яна, уты-суы кергән, 57 авылны да сак лап калдык. Үҗәт халык яши бездә. 25 еллык юбилейны зурлап үткәргән идек, 30 еллыкта тагын да зуррак масштабка йөз тотам. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны тантананың кадерле кешесе итеп күрәм. Барысы да илдәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле. Шуңа да болар уй-хыяллар гына әле. Элек без төбәк үсешенә зур өлеш керткән ветераннарны, хезмәткәрләрне хөрмәтли идек. Быел аларны да, районда 30 ел буена эшләүче алдынгыларны, район кайткач туып, хәзер туган җиребездә эшләүче яшьләрне, Кайбычны республика, ил күләмендә таныткан балаларны да юбилейга чакырасым килә. Яшьләр мондый вакыйгаларны күреп үсәргә тиеш. Артистлар да үзебезнекләр булачак, бездә талантлар да, сәхнә костюмнары да җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев