Кайбыч әфганчылары хезмәттәшләренең исемнәрен мәңгеләштерә
Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарганга 30 ел вакыт үтеп китсә дә, әлеге канкойгыч сугыш анда катнашкан солдатлар, әти- әниләре, туганнары күңелендә мәңгелек яра булып саклана.
Узган шимбәдә әфганчылар район үзәге – Олы Кайбыч авылында Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелдылар. Әлеге җыелуларының сәбәбе – алар бергә хезмәт иткән иптәшләре, хәзерге вакытта безнең арадан киткән Морза Бәрлебашы авылыннан Рафил Искәндәр улы Борһанов һәм Иске Чәчкаб авылыннан Илшат Дәүләтша улы Хисамов исемнәрен мәңгеләштерү максатында, алар туып үскән йортларга элмә такталар урнаштыру иде.
Һәйкәл янында алар һәлак булган хезмәттәшләрен искә алдылар. Биредә алар белән район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров очрашты. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев