Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч игенчеләре уракка чыкты

Кырларда көзге бөртекле культуралар өлгерде. Аларын җыеп бетергәнче, сабан культуралары да өлгерәчәк.

 Уракка төшәр алдыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы боерыгы белән бөртеклеләрне урып- җыю техникасының әзерлеге буенча бәйге оештырыла. Районыбызда комбайннар әзерлеген тикшерү буенча махсус комиссия бүген урыннарда булып, комбайнчылар белән очрашулар үткәрде. 
“Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин рәислегендәге комиссия үз эшен “Яңа юл” хуҗалыгыннан башлады. Аннан кала, “Дубрава” җәмгыятенең өч филиалында, “Подберезье” хуҗалыгында булдылар. Быел көннәр кызу, коры һава сакланганлыктан, күпчелек урыннарда алдагы көндә, бүген комбайннар кырга чыкты инде. Шул сәбәпле, комбайннарны да басуда гына карадылар. Нәтиҗәдә, 50 мөмкинлектән 49 балл туплап, “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалы беренче урынга чыкты. Беренче, икенче филиаллар 48әр балл белән икенче урында. 47 балл туплаган “Яңа юл” хуҗалыгы өченче урында. Район буенча уртача балл 47 гә туры килә. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев