Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч игенчеләре язгы кыр эшләренә әзерләнә

Кайбычтагы агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар, баш бухгалтерлар, крестьян- фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Фәннәр академиясенең Казандагы фәнни- тикшеренү үзәге җитәкчесе, районыбыз кураторы Марат Таһиров катнашты.


Киңәшмәне алып барган авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә ни дәрәҗәдә әзер булулары, нинди культуралар чәчеләчәге, минераль ашламалар кайтару, ягулык- майлау материаллары запасы булдыру, кайсы хуҗалыкта нинди техника ремонтлыйсы калуына анализ ясады.
Марат Шәрифҗанович республика буенча уҗым культураларының торышы, язгы кыр эшләренә әзерлек, 2020 елда кайсы культурадан никадәр уңыш алырга планлаштыруы турында сөйләде.
Альберт Илгизәрович хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгачагын ышандырды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев