Кайбыч икмәк пешерү комбинатында җитештерлгән продукциянең сыйфатын яхшырту турында ачыктан-ачык сөйләштеләр
Кайбыч икмәк пешерү комбинаты хезмәткәрләренең көндәлек хезмәтенә бәяне авыл халкы үзе куя. Чөнки төп ризыгыбыз булган икмәкне һәр көнне сатып алабыз, ул – табын күрке. Күңел җылысын биреп пешергәндә генә камыр ризыклары уңа диләр. Ярый ла ул өйдә берничә таба гына пешерелә, ә пекарняларда әллә ничә казан камыр куялар.
Район халкына егерме елдан артык хезмәт күрсәтүче икмәк пешерү комбинаты хезмәткәрләре шушы еллар эчендә халыкны икмәк белән өзлексез тәэмин итү буенча бай тәҗрибә тупланган. Алар район үзәгендәге генә түгел, ә кечкенә авылларда яшәүчеләргә дә, автолавкада барып, икмәк-булка изделиеләре сата. Кошман, Мөрәле,Борындык, Олы Урсак, Имәнле Бортас, Кече Мәме, Мәлки, Олы Подберезье, Корноухово, Хуҗа Хәсән авылларында яшәүчеләр аларның кайсы вакытта киләселәрен алдан ук белеп тора.
–Ипине авылга ук китереп биргәч, уңайлы шул. Ул көндәлек кирәкле ризык, – диде Кошманнан Ләйсән ханым.
Сабан туена кадәр хезмәт коллективы катнашында узган җыелышта да халыкка хезмәт күрсәтүне, җитештерлгән продукциянең сыйфатын яхшырту, хәл итәсе мәсьәләләре турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Сабантуй дигәннән, алар район үзәгендә, авылларда, шулай ук Мордовия Республикасының Ләмбрә районында узган милли бәйрәмнәрдә дә актив катнашты.
Директорлары Илшат Гатиятуллин җыелышта болай диде:
–Безнең максат –халыкны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү. Күп очракта аны яратып алсалар да, кайбер көннәрдә ипинең сыйфатсыз булуыннан зарланып шалтыраталар. Шуңа күрә дә хезмәт коллективына уйланырга җирлек бар, без мондый очракларга юл куярга тиеш түгелбез. Продукциянең сыйфаты күп дәрәҗәдә икмәк пешерүченең үз хезмәтенә ни дәрәҗәдә җаваплы каравына бәйле. Алга таба да шулай канәгатьсезлек белдерүчеләр булса, чаралар күрергә мәҗбүр булачакбыз.
Директор әйтүенчә, икмәк пешерүчеләрнең хезмәт хакы җитештергән продукция күләменә, аның сыйфатына бәйле. Биредә күп нәрсә кеше факторыннан тора. Бер сменада ипи уңса, икенчесендә уңмаска да мөмкин. Шул сәбәпле, ипи пешерүчеләрнең хезмәт хакы, булка, кондитер изделиеләре җитештерүчеләрнекеннән азрак.
Автомобиль белән авылларда ипи сатучы Тамара Клишева да кулланучылардан төрле фикерләр ишетергә туры килүе турында әйтте.
Продукциянең сыйфатын яхшыртып кына халык мәхәббәтен яулап була. Элек кенә ул пекарнялар бөтен авылга бер булган, ә хәзер күп, көндәшлек зур.
Хәзерге вакытта Кайбыч икмәк пешерү комбинатында пешерелгән ипи, кондитер изделиеләре районның Олы Кайбыч, Кошман, Мөрәле, Борындык, Олы Урсак, Бортас, Кече Мәме, Мәлки, Олы Подберезье, Корноухово, Хуҗа Хәсән авылларына тарала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев