"Кайбыч кешесе булган диләр , шулай әби —бабайларны алдап йөри икән"
Иртәләрнең тик хәерлесен генә теләп , кичәге маҗараларны сезгә бүген бәян итәргә булдым әле .
Кичә Җомга көн иде бит , җомга көнен хөрмәтләп иртәдән үк булочкилар пешердем дә , әле тагын бабай җомгадан кайтуга күзикмәк тә пешерергә ниятләп , аңарчы бераз интернетта да утырырга уйлап , дуслар белән телефоннан сөйләшәм ,тәрәзәдән карый —карый . Урамнан бер таныш түгел бәндә безнең якка таба борылып маташа , ярар , бабай янына киләдер , ул капка төбендә кар көрәп маташа бугай дип уйлап бетергәнче , теге кеше ишекне киң ачып өйгә дә килеп керде .Татарчалап , Исәннәрмесез ,диеп исәнләшеп .
Ишек тә шакып тормаган Адәм заты ,килеп керүгә үгезне мөгезеннән дә бөтереп алды , "Апа , мин Самарадан , Фәйзулла авылыннан , йорт —җирем янды ,бераз ярдәм өметләнеп йөрим ." " Ай ,Алла ,бик ерактан килгәнсең икән , нәрсә белән килдең , " дим. Попутка белән апа , попутка белән . Ярар , әзрәк булышырбыз , чәй эчәсеңме соң ,дим. Апа , миңа күршеләрегез чәй эчерткәннәр иде инде ,ашың булмасмы әзрәк дигәч , холодильниктан куллама алып җылытырга куйдым . Шундый ашыга ,өтәләнә , Апа , кайнар булмасын , кайнар кирәкми диеп кенә тора .
Әйтмәдем бугай әле , мишәр акценты белән сөйләшә , без менә гомумән дә кайнар дип сөйләшмибез , бездә бөтенесе эссе ,аш а эссе ,чәй дә эссе ,көн дә эссе . Ярар , бер савыт куллама да , бер савыт винегрет та күз ачып йомганчы кереп урнашты .Әле ансын да әйтмәгәнмен икән бит ,
өстендә газовиклар кия торган спецовка , ашаганда ансын салып куйды,
ә аның астында теге гасырда ирләр кигән җәйге пәлтә , ансын салып тормады , кызу —кызу ашый , ике каба ,бер йота .Ә мин сораштыра —сораштыра нәсихәт укыйм ,Энем , синең янганлыкка справкаң булырга тиеш , үз авыл советыгыздан , аннары безнең авыл советыннан рөхсәт язуың булырга тиеш , шулай булмаса , сине алып китәрләр , йөрмә болай ,
паспортың бармы соң ? " Ә ул баш кына селки , Юк ,бер әйберсе дә юк .
Ашаганнан соң ике бокал чәй дә эчте , ике кулын күтәреп дога да кылды , мин 200 тәңкә акча да бирдем ,
кесәсенә өч булочки да төреп тыктым , пәлтәсенең икенче як кесәсенә күршеләр ярты палка колбаса да тыкканнар .Ул киенгән арада мин һаман кызыксынам , "Телефоның бармы соң синең , ничек хәбәрләшәсең өйдәгеләрең белән диеп .Юк ,апа , хөкүмәт телефоныннан сөйләшеп була бит ?" Хөкүмәт телефоннары-— бу теге кайчандыр урамнарга куелган автомат —телефоннардыр инде , аларның беткәненә биш кенә түгел ,йөз былтыр бит инде , бу бәндәне әллә тегееее гасырлардан берәрсе таш астыннан казып чыгарганмы соң ? Аптырагач , Энем син Хозыр Ильяс түгелдер бит диеп сорап куйдым , ул шулай елына берәр мәртәбә килеп керер дие бит . Юк ,Хозер дә түгел .Ярар , кем булса да җомга көн бер ач бәндәнең тамагын туйдырдым инде . Аннан бабай да килеп керде ,ул бөтенләй абзар тирәсендә булган икән . Шулай , озатып җибәрдек бу мөсафирны . Без аның бернинди янган кеше түгеллеген дә , бер документсыз Самара кадәр җирдән килә алмаслыгын да аңладык инде үзе чыгып китү белән . Күршеләр белән хәбәрләшеп алдык , безгә кергәнче бездән бер өй аркылы гына торучы Муратовларда ярты буханка ипи белән итләп ике тәлинкә аш ашап ,ике бокал чәй эчкәнен дә белдек .Я ,Алла , барлы —юклы ярты сәгать эчендә шуның кадәрле ризык ашар өчен никадәрле ач булырга кирәктер ул ! Алла сакласын .
Аннан соң инде мин авыл советына да шалтыратып карадым , ә алар җыелышта Кукмарада булдылар . Шул арада кемнәрдер участковыйга хәбәр итеп , ул кешене Югарыоч урамыннан тотып алып киткәннәр .
Розыскка бирелгән , ягъни полиция эзли торган Кайбыч кешесе булган диләр , шулай әби —бабайларны алдап йөри икән . Һе ,рәвеш -кыяфәтенә караганда әле кырыкларны гына узган кешегә ошаган ,җимерттереп дөнья көтә торган .Сау —сәламәт , эчеп таушалганга да ошамаган .
Әй , Раббым , бу дөньяның кемнәре генә юк .Шагыйрь әйтмешли , ул да
Хакның бәндәсе .Аны да мең газаплар белән табып , якты өметләр белән үстергәндер анасы . Раббым , азмас —тузмас тәүфыйк —һидаять бир олы--кечегә .
Интернеттан кисәтәләр , телевизордан күрсәтәләр , радиодан сөйлиләр ,мошенниклардан сак булыгыз диеп , ә без һаман алданабыз .
Үзебезнең күңелләр төсле дип уйлыйбыз бөтен кешенең күңелен дә .
Ә күңелләрнең төрлесе бар шул , бигрәк тә бу заманда .
Менә шуннан соң бикләнә инде капка— ишекләр , хәзер кеше бикле ишек —капка артында яши дигән булып . Бикләрсең нибуч .
Рәйсә Галимуллинаның Вконтактедагы шәхси битеннән алынды.
Мамадыш районы, Мәмәшир авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев