Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч китапханәчеләре Багай авыл җирлеге буйлап мавыктыргыч сәяхәттә булып кайтты

Октябрьнең кояшлы көнендә район авыллары китапханәчеләре туган як буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыкты.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова инициативасы белән башланып киткән “Авыл туризмы” проекты районда алтынчы елын гамәлдә. Әлеге проект буенча китапханәчеләр елга бер тапкыр районның бер авыл җирлегенә барып, авыл тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша. Бу юлы маршрут Багай якларына билгеләнгән иде. Туристларны авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова каршы алды. Төрле авыллардан килгән китап-ханәчеләрне сәламләгәч,  җирлекләре белән таныштырып узды,  Арыслан, Багай, Салтыйган авылларына сәяхәткә чакырды.
Биредә яшәүче татарлар, руслар һәм чувашлар тату бер гаилә булып гомер кичерә. Бергәләп эшлиләр, ял итәләр, кунакка йөрешәләр. Бу гасырлар буена шулай дәвам итә.
Салтыйганлылар клуб сәхнәсеннән Каюм Насыйри язмаларына таянып сөйләгәнчә, авыл халкы үзара тату яшәсен өчен элек татар авылларына бер рус гаиләсен күчереп китергәннәр. Җирлектә яшәүчеләрнең күбесе үз авыллары тарихы турында сөйләгәндә, бу чыганакны иң дөресе дип саный. Чыннан да, дөрес адым булган бу, әнә бит хәзер дә шулай дус-тату булып, бер- берсен хөрмәт итеп яшиләр.
Каюм Насыйри менә ниләр язган: “Кайбер риваятьләрдә безнең биш авыл Болгар дәүләтеннән күченеп килгән Җәмит исемле кешенең уллары исемнәреннән барлыкка килгән дигән фикер бар. Аның өченче улы Абдулхаликтан хәзерге рус авылы Багай барлыкка килгән.  Дүртенче улы Арыслан исемле булган һәм ул Арыслан дигән рус авылына нигез салган. Колабирде татар теленнән тәрҗемә иткәндә, “Гөбенә елгасының матур ярына урнашкан” дигән мәгънәне аңлата. Бүгенге көндә ул җирлекнең иң кечкенә авылы, 20 шәхси хуҗалыкта 38 кеше яши.
Туристлар сәяхәтен Арысланнан башлады. Авылга керүче юл буенда агачтан төзелгән Никольский чиркәве каршы ала. Ул Багай приходына караган, узган гасырның беренче елларында төзелгән. Авыл халкы әйтүенчә, аны төзегәндә, Багай чиркәвеннән сүтеп алынган материаллар кулланылган. Ләкин ул беренче чиркәүгә бер дә охшамаган була. Сүзен-сүзгә әйтсәк: “Уртача зурлыктагы чиркәү төзелеше  агач чиркәүгә түгел, таш чиркәү формасына охшаган. Аның биш гөмбәзе, өч яруслы кыңгыраулары бар. Бизәлеше стильләштерү алымыннан”. Архитектура һәйкәле булып саналса да, хәзер чиркәүдән ярымҗимрек стеналар гына калган. Инде әллә кайчан ватылып беткән тәрәзә уемнарыннан искән җил тавышы әллә кайларга тарала, янәшәсеннән үтеп баручыларны куркытып, бер гасырлык такталарны шыгырдата. Чиркәү шулкадәр тузган, аны яңадан торгызу мөмкин дә түгелдер.
– Әлеге чиркәү янәшәсендә халыктан җыйган акчага 2011 елда часовня төзелде. Бәйрәмнәр вакытында анда Турминскийдан Кайбыч районының благочинные Николай Ермолаев килә һәм дини служба үткәрә. Заманында чиркәүгә кеше күп йөргән, авыл үзе дә зур булган. Хәзер биредә 139 кеше яши, мәктәп яшендәге 12 баланың җидесе авылдагы башлангыч мәктәптә белем ала. Мәктәп 1967 елда төзелгән, 1986 елдан башлангыч белем генә бирелә. Капиталь ремонттан соң анда балалар өчен бөтен шартлар да тудырылды,– дип сөйләде экскурсовод ролендәге Арыслан клубы методисты Надежда Кучумова.
Белем йорты чәчәкләргә күмелеп утыра, аның тышы да, эчке ягы да матур. Укучылар саны гына аз. Мәктәп мөдире Елена Грошева белән берлектә кунакларны каршы алырга әзерләнгәннәр, көзге яфрак формасында бүләкләр дә ясаганннар.
Туристлар 2017 елда капиталь ремонт ясалган авыл клубының эшчәнлеге белән танышты, анда оештырылган халык иҗаты күргәзмәсен дә кызыксынып карадылар.
 
ИҢ ЯХШЫСЫ –
БАЛАЛАРГА
Багай авылының мәдәният хезмәткәрләре туристларны чиркәү белән таныштырудан башлады. Бу дини йорт та инде күптәннән эшләми. Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова әйтүенчә, гыйбадәт бүлмәсе ачкан булганнар, ләкин анда йөрергә теләүчеләр булмагач,  кире япканнар. Әмма бу Багай халкы диннән ваз кичмәгән, теләүчеләр Турминскийдагы чиркәүгә йөри.
Мәктәпләре әллә каян балкып тора. Аңа да 2017 елда республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелгән. Мәктәп мөдире Евгения Мареева әйтеп узганча,19 укучы белем ала. Сәләтле икәнлекләре күренеп тора, әнә кунаклар алдында ничек оста итеп җыр башкардылар алар.15 балага исәп¬ләнгән балалар бакчасы да мәктәп белән бер түбә астында. Андагы шартларга шәһәр кешеләре дә көнләшерлек. Тирә-юне шулкадәр матур, үзеңне әкият дөньясындагы кебек хис итәсең. Үзара салым акчасына якында гына төзелгән балалар мәйданчыгында сабыйлар рәхәтләнеп уйный.
Мәдәният объектларын оптимальләштерү программасы кабул ителсә дә,  биредә 2012 елда китапханәне яңадан ачканнар. Әлбәттә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның турыдан туры ярдәме белән. Авыл китапханәчесе Татьяна Дмитриева әйтүенчә, балалар монда китап алырга гына килми. Алар китапханә үткәргән төрле чараларда актив катнаша, уйныйлар, бииләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр.

ДУСЛЫК ӘЙЛӘН-
БӘЙЛӘНЕНДӘ
Салтыйган авылы белән танышу мәчеттән башланды. Безне каршы алган Хәкимулла абый Саттаров мәчетнең 1995 елның июнендә халыктан җыелган акчага төзелүе хакында сөйләде. Җомга намазына унга якын кеше йөри икән.  Мәдәният йорты авылның иң күркәм, төп мәгълүмати үзәге булып тора. Тирәсендәге чәчәкләргә, төрле фигураларга сокланып кайттык. Мәдәният йорты методисты Татьяна Еремеева, китапханәче Гөлсинә Камалова безне кунакчыл каршы алды. Әлеге йорт авылның иң күркәм урыны санала, ә китапханә төп мәгълүмат үзәге булып тора. Анда күргәзмәләр дә оештырылган иде, кыш айларында “Тылсымлы куллар” түгәрәге эшли. Түгәрәктә сәйләннән ясалган чәчәкләр матурлыгы белән әллә каян күзгә ташлана. Сәхнәдән татар һәм рус халыкларының гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Аның сценариен Гөлсинә Камалова үзе язган. Ул китапханәчеләрне Салтыйган тарихы белән таныштыр¬ды, туган авылы турындагы шигырен сөйләде.
Халидә Гыймранова, Рушания Камалова, Айгөл Саттарова, Мәликә Бикчәнтәева,Гөлфәния Булатова, Гөлчәчәк Гыймранова, Гөлнур Шәрәфуллина, Светлана Гыйльманова, Эльвира Ногманова,Татьяна Еремеева исемнәре бу авылда, башкала артистларыныкы кебек үк, популяр. Аларның сәхнәдә тудырган образларына, башкару осталыкларына барысы да сокланды. Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам, дип җырласалар да, алар әле бүген дә яшьлектән ерак китмәгән. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар – мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, агрофирма, сәламәтлек сак¬лау, сәүдә хезмәткәрләре, пенсионерлар безне уен- көлкеле аулак өй күренеше, рус халкының көз көне изге Кузьма белән Демьян хөрмәтенә үткәрелгән Кузьминки бәйрәме белән таныштырды.
Ахырдан туристларны тәмле итеп әзерләнгән бәйрәм өстәленә чакырып, татар халкының яраткан ризыклары гөбәдия, кыстыбый, пироглар белән сыйладылар.”Тәмле итеп пешерүнең иң беренче сере ул – ризыкны күңел җылысын кушып әзерләүдә”, – диде Гөлсинә ханым. Аларның эшчәнлегенә районда социаль мәсьәләләр буенча җаваплы Фатыйма Бикбова да, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да уңай бәя бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев