Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч комбайнчылары кырга чыгарга әзер

Районыбыз басуларында игеннәр алтынсу төскә керә башлады. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә шушы көннәрдә хуҗалыклардагы ашлык урып-җыю комбайннарының яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге тикшерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге начальнигы Радик Зыятдинов рәислегендәге комиссия райондагы барлык комбайннарны карап чыгып, тиешле бәясен бирде.

Техниканы үзара тикшерүдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. 
– Басуларда игеннәр өлгереп килә, тиздән кыр кораблары эшкә керешәчәк. Кыр¬ларда сабан культуралары уңышы мул булырга ошаган. Көзге культу-ралар зыян күрмәгән булса, без 2017 елгы рекордлы уңышны, бәлки, узып та киткән булыр идек. Быел 60-70 мең тонна уңыш җыеп алырга өметләнәбез. Бүгеннән 2019 елгы уракка старт бирелә, уҗым культуралары инде өлгереп килә. Комбайннарны тагын бер кат күздән кичереп чыгарга кирәк, – диде ул комбайнчылар белән очрашуында. – Бу чорда комбайнчыларга акча эшләп алу мөмкинлеге бирелә. Хуҗалык экономистлары сезгә хезмәткә түләү тәрти-бен аңлатыр, кызыксындыру чаралары да булачак. Зур чыгымнар тотып үстерелгән уңышның язмышы комбайнчылар кулында. Барыгызга да хезмәт уңышлары телим. Уракны хәвеф-хәтәрсез генә исән-имин төгәлләргә язсын. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр! 


Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтүенчә, район хуҗалыкларында барлыгы 54 ашлык урып-җыю комбайны бар. Аларның һәрберсенә 400- 450 гектар мәйданда эш башкару бурычы то-ра. 
“Гөбенә” агрофирмасы механизаторлары арасында озак еллар комбайнчы булып эшләүче Харис Хәбибуллин да бар. Мәлкидә яшәүче игенче бүгеннән уракка төшәргә әзер. 
– Мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөри идем. Быел 27 нче сезонны каршылыйм. Соңгы сигез елда “Нью-Холланд” комбайнын иярлим. Шактый еллар инде ярдәмчем булып улларым эшли. Быел улым Динар белән бергә эшләргә җыенам. Игеннәрне вакытында, югалтуларсыз җыеп алуда үз өлешебезне дә кертәчәкбез, – диде ул. 
Харис Хәбибуллин алдынгылар сафында атлый, узган елгы урак нәтиҗәләре буенча да кыр батырлары арасында иде. Район башлыгы аңа үзенең Рәхмәт хаты белән бергә 30 мең сум күләмендә сертификат та тапшырган иде. 
– Район хуҗалыкларындагы барлык комбайннарны да тикшереп чыктык. Берничә комбайннан кала, барысы да әзерлек сызыгына куелган. Иген кырлары, аеруча сабан культуралары матур күренә. Бу барлык агротехник ча-раларның вакытында башкарылуы турында сөйли. Быел табигать тә иген-чегә карата рәхимле булды, шифалы яңгырлар да вакытында яуды. Урып-җыю вакытында техникагыз сынатмасын, уңышлар телим, – диде Радик Зиатдинов тикшерүгә нәтиҗә ясап. 
Гомуми нәтиҗәләр буенча, “Гөбенә” агрофирмасы, мөмкин булган 50 дән 47 балл туплап, беренче урынга чык¬ты. 45әр бал белән “Дубрава” һәм “Алтын кырлар” агрофирмалары икенче урында. Район буенча әзерлеккә уртача 44 балл куелды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев