Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч кырларында язгы чәчүнең кызган чагы

Кайбыч районы кырлары тракторлар гөрелтесенә күмелде. Игенчеләр өчен җаваплы чор җитте. Алар алдында кыска срокларда, җирдә җитәрлек дым булганда, сабан һәм башка культураларны чәчү бурычы тора.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 май иртәсенә                                                                                         планлаштырылган мәйданнарның 36,2 процентында, ягъни 11348 гектарда чәчү эшләре башкарылган. Шуның  2800 гектарын сабан бодае, 3600 гектарын арпа, 1682 гектарын борчак, 555 гектарын солы тәшкил итә. Шикәр чөгендерен чәчү дә дәвам итә, чәчелгән мәйданнар 2000 гектарны били, 512 гектарда берьеллыклар  һәм 200 гектарда рапс чәчелгән.  
Кыр эшләре барышына берни дә комачауламый. Язгы чәчүдә әлегә «Яңа юл» һәм «Агрохимсервис» хуҗалыклары алда бара. Алар «экватор»ны узган инде, барлык мәйданнарның 53 проценты чәчелгән. Аларда гектарлар саны да азрак. Икенче урында «Дубрава» агрофирмасының өченче филиалы. Монда планлаштырылган мәйданнарның 39 процентында чәчү эшләре башкарылган.
Күптән түгел генә Олы Урсак авылы янындагы кырда «Дубрава» агрофирмасының беренче филиалы механизаторы Рамил Нургалиев белән аралашып кайттык. Ул туңга сөрелгән җирләрне тыр­малау белән мәшгуль иде. 
– Хезмәттәшем Айрат Сафиуллин белән тәүлек әйләнәсе эшлибез. Иртәнге сәгать алтыдан кичке алтыга кадәр беребез, төнге сменада – икенчебез. Тәүлек эчендә икебезгә бергә 80-85 гектар җир тырмалыйбыз. Төшке ашны кырга алып киләләр, – диде ул, тимер атына утырырга ашыгып.  
Рамилнең төп эш урыны янгын сүндерү хезмәтендә, ләкин 2001 елдан бирле чәчүдә катнаша. Авылда, белгәнебезчә, эшче куллар беркайчан да артык түгел. Алар тәүлек әйләнәсе сменалап солы чәчүдә эшләде һәм аны төгәлләде. 
Айрат Сафиуллинның осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Ул – районның алдынгы механизаторларының берсе. Татарстан Республикасының атказанган механизаторы исемен горур йөртә ул. Быел язгы чәчү һәм урак кампания­ләре дә  аның өчен уңышлы булыр дип ышанабыз.  
Механизаторлар Николай Калдин һәм Алмаз Гобәев арпа чәчә. Борчак чәчүдә МТЗ-1221 тракторында Әсхәт Фәйзуллин һәм Радик Мифтахов эшли. 
Дүрт агрегат шикәр чөгендере чәчә. Бу эш механизаторлар Александр Анисимов, Илдар Галиев, Рияз Фәхриев һәм Андрей Петровка йөкләнгән. Барысы да тырышып, чәчү технологиясен саклап, сменага билгеләнгән планны арттырып үти. 
Филиал бухгалтериясыннан хәбәр итүләренчә, язгы кыр эшләренә барлык ресурс­лар да җәлеп ителгән. 6766 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 1033 гектарда шикәр чөгендере, моннан тыш сидератлар һәм  3079 гектарда күпьелык үлән чәчү планлаштырылган. Май бәйрәмнәре, шул исәптән Җиңү көне дә игенчеләр өчен кызу эш вакыты булды. 15 май иртәсенә «Дубрава» агрофирмасының өч филиа­лында 4527 гектарда чәчү эшләре башкарылган. 
«Подберезье» агрофирмасының да чәчү буенча үз лидерлары бар. Башкарма директорлары Александр Котков әйтүенчә, планлаштырылган мәйданнарның 36 процентында чәчкәннәр. Солы 140 гектарда, 127 гектарда сабан бодае, 204 гектарда арпа һәм 256 гектарда борчак чәчелгән (күрсәткечләр 14 майга). Кыр эшләренә 17 берәмлек техника җәлеп ителгән, ике чәчү агрегаты эшли. Александр Котков беренче бригадада Александр Романовның, икенчедә Владимир Байдуловның, Сергей Кукушкинның һәм Андрей Торхеевның тырышып эшләвен әйтте. 
Район игенчеләре ял көннәрсез, көнне төнгә ялгап эшли. Алар алга куйган бурычны үтәү өчен – язгы чәчүне 20 майга төгәлләргә тырыша. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев