Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч өлкәннәре кул эшләренә оста

Кайбычта ветераннар арасында «Халык иҗаты» дигән бәйге узды. Республикакүләм бу бәйгедә 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнашты.

Бәйге «Ветераннар – Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар» дигән социаль проект кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты халык иҗаты традицияләрен популярлаштыруга, өлкән буын кешеләренең мәдәни активлыгын арттыруга, үсеп килүче яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Конкурсны Татарстан ветераннарының
(пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы оештырды.
Безнең районда кул эшләренә оста булган өлкән кешеләр шактый күп икән. Кайбыч пенсионерларының конкурска тәкъдим иткән иҗади эшләре моңа дәлил булды. Галия Кайбицкая исемендәге музейда оештырылган күргәзмәдә без аларның барысын да яратып карадык. Район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина сүзләренә караганда, бәйгедә 50 кеше катнашкан һәм алар 75 кул эше алып килгән. Конкурс шартлары буенча алар һәр номинациягә берәр эш тәкъдим итә алды. Жюрига иң яхшы кул эшен сайлап алу авыргарак туры килде. Чөнки аларның барысы да күңел җылысын биреп, матур итеп эшләнгән.
“Алмаз мозаикасы” номинациясендә Ульянково авылыннан 80 яшьлек Валентина Сундурованың “Туган як табигате” эше иң яхшысы дип табылды. Салтыйганнан Гөлсинә Камалова сәйлән белән үрү остасы икән.
Олы Кайбычтан Гүзәл Хәялиева чиккән “Яраткан атым” һәм Олы Подберезьедан Наилә Кальчеваның “Күл янындагы йорт“ дигән чигүләре республикага җибәрелә. Олы Подберезьедан Анатолий Чекмаревның “Самавыр” дигән кул эше дә югары бәя алды. Аның авылдашы Луиза Кувшинова бәйләгән җылы кофтага да Казандагы жюри бәя бирәчәк. Ульянководан Нина Кольцова ясаган паннога да барыбыз да сокландык. Ә Евгения Стерякова берсеннән-берсе матур курчаклар, аллы-гөлле чәчәкләр ясау остасы икән.
Кошманнан китапханәче Гөлия Сафиуллина җитәкчелегендә эшләнгән солдат хатларыннан ясалган панно да искиткеч иде. Ул тукыма кисәкләреннән тегү буенча беренче урынны алды. Шул ук авылдан Линар Насретдинов балчыктан ясалган чүлмәккә милли бизәк тә төшергән. Аңа да республика дәрәҗәсендә бәя бирәчәкләр.
Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләренең төрлелеге өлкәннәрнең осталыгын күрсәтә, алар бу эшкә яшьләрне дә тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев