Кайбыч мәчетләрендә Корбан гаете узды
Узган якшәмбедә бар мөселман дөньясында, шул исәптән районыбыз мәчетләрендә, Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үттеләр. Иртәнге сәгать дүрт тулып киткәч, Олы Кайбыч авылының тып- тын урамнарында мөселман кардәшләребезнең, тәкъбир әйтә- әйтә, мәчеткә барулары ерак-тан ук ишетелеп тора иде.
Сәгать бишенче яртыларга Олы Кайбыч мәчете шыплап тулган иде инде. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мәчеткә җыелган кайбычлы-ларны, кунакка кайтучыларны сәламләп, Корбан бәйрәме белән котлады, га-ет вәгазе сөйләде, корбан чалуның килеп чыгу тарихы, мал чалу тәртибенә тукталды.
– Мөмкинлеге булган һәр мөселман кешесе корбан чалу гамәлен ел саен үтәргә тиеш. Гаиләнең ирекле 20 мең сум акчасы бар икән, аларга корбан ча-лу фарыз. Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, чалган корбаннарыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын, – диде Дамир хәзрәт вәгазен дәвам итеп.
Иртән биш туларга 20 минут кала бәйрәм намазы башланды. Дамир хәзрәт Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллинның бәйрәм кот-лавын җиткерде, вәгазен укыды.
17 августта, җомга көнне Олы Кайбыч мәчетендә корбан мәҗлесе үткәрелүен дә хәбәр итте. Мәҗлес ир-атлар өчен 13.00 сәгатьтә, хатын-кызлар өчен 14.30, балалар өчен 16.00 сәгатьтә үткәреләчәк.
Бәйрәм көнне имамнарга, корбанга сарык суючыларга эш күп иде. Чөнки Ходай Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдыручылар саны елдан-ел арта ба-ра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев