Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч медиклары бәйрәм итте

Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге кадерле бәйрәм уңаеннан бергә җыелып, эшчәнлекләре турында фикер алыштылар, районда сәламәтлек саклауны үстерүгә керткән өлеш­ләре, һөнәрләренә тугры булулары өчен бүләкләнгән хезмәттәшләрен котладылар.


Бүгенге көндә Кайбычта яшәүчеләрнең сәламәтлеген 218 медицина хезмәткәре кайгырта. Хезмәт коллективын тәбрикләү өчен сүз алган район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина билгеләп үткәнчә, һөнәрләре җиңел түгел, кеше гомерен сак­лап калу өчен тырышалар. Абруйлы һәм гуманлы һөнәр ияләре алар.
– Хезмәтебезне берни белән дә чагыштырырлык түгел: һава шартларының нинди булуына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга ярдәмгә ашыгырга туры килә. Сайлаган һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм, – диде ул. 
Яшәешебезнең беренче көннәреннән үк без медицина хезмәткәрләре белән очрашабыз. Алар ярдәме белән якты дөньяга аваз салабыз, балалык чорыннан алып картайганчыга кадәр сәламәтлегебезне күзәтәләр, дәвалыйлар. Медицина ярдәменә мохтаҗ булганда, без һәрвакыт 03 номерын җыябыз. 
Тантанада баш табиб та, хезмәттәшләре, бәйрәмнең төп кунагы – район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, тантананы алып баручы, башка чыгыш ясаучылар да чыгышларында  “сәламәтлек — иң зур байлык”, “сәламәт булыгыз” дигән сүзләрне еш кулланды. Бу аңлашыла да, чөнки сәламәтлектән  кадерлерәк бер нәрсә дә юк. 
– Сезнең барыгызга да ак бәхетләр һәм хезмәт уңыш­лары телим. Һөнәри осталыгыгыз һәрвакыт тиешле югарылыкта булсын. Авырулар сезгә зур өметләр баглап килә, аларның һәрберсен үз туганыгызны дәвалаган кебек карагыз, –диде Альберт Илгизәрович, медикларның актив тормыш позициясенә, халык сәламәтлеге турында кайгыртуларына югары бәя биреп. 
Район башлыгы кулыннан медицина хезмәткәрләре республика, район дәрәҗәсендәге бүләкләр алды. 
Сәламәтлек саклау сис­темасында эшләүче ун хезмәткәр намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен район үзәк сырхауханәсенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Алар – врачлар Вячеслав Мурзаев, Галина Писарева, Олег Булатов, Ләйсән Солтанова, шәфкать туташы Гөлия Зыятдинова, теш технигы Данис Маннанов, фельдшер- лаборант Людмила Бладцева, Иске Тәрбит фельдшер-акушерлык пункты мөдире Лариса Васильева, поликлиника санитаркалары Гөлнур Андреева һәм Татьяна Калаева. 
– Әйе, хезмәтебез бездән зур җаваплылык таләп итә. Коллективыбыз дус һәм тату. Киләчәктә дә барлык эшләребезнең дә уңышлы баруын телим, – диде педиатр Айсылу Таулбаева. 
– Медик һөнәрен сайлау­чыларның барысына да нык­лы сәламәтлек телим. Хезмәтебез белән балаларыбыз, туганнарыбыз гына түгел, пациентларыбыз да горурланырлык булсын. Аларның сәламәтләнүе безнең хезмәтебезгә куелган иң зур бәя ул. Авырулар сырхауханәдән “сәламәт” дигән диагноз белән китсен иде. Без бу һөнәрне гомерлеккә сайладык, – диде врач Гөлшат Магомедова.
Сәламәтлек саклау өлкәсенең сыйфатлы эшләве – район байлыгы. Ак халатлы кешеләргә халык хөрмәт белән карый. Безнең врачлар авыр хәлдәге ничәмә-ничә пациентның гомерен саклап калды. Алар үзләренең һөнәри осталыкларын күп тапкырлар раслады. 
Гөлнара Сафиуллина Кайбычка чит җирләрдән килеп эшләүче медикларның да район халкының ышанычын һәм хөрмәтен яулауларын әйтте. Кафеда мул табыннар артында узган бу тантана җыр-биюләр белән үрелеп барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев