Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәгариф бүлеге начальнигы бер укучыга смартфон бүләк итте

Район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да бу идеяне хуплады һәм Симәки авылында яшәүче кызга кәрәзле телефон бүләк итте.

Олы Кайбыч урта мәктәбенең бишенче клас-сында укучы Кристина Егорованың да хәзер интернетлы смарт-фоны бар. Димәк, ул да уку елының дүртенче чиреген дистанцион рәвештә дәвам итәчәк.
– Кристина кебек, мин дә Олы Кайбыч урта мәктәбендә белем алдым, – диде Илмас Илдарович, аның әти-әнисе белән аралаш-канда. –Кызыгызның укытучы белән элемтәгә чыгарга, өйдән чыкмыйча гына белем алырга мөмкинлеге булмавын ишеткәч, Кристинага бүләк ясарга булдым. Ул алга таба да яхшы укысын, ә бүләк аңа файдага булачак.
Илмас Илдарович телефонны көйләп бирде, интернет өчен акчасын да салды. Кристинаның әнисе Альбина Катрамова, әтисе Геннадий Егоров кызлары турында шулай кайгыртуы өчен аңа рәхмәт белдерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев