Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләрендә 9 класс укучыларына аттестатлар тапшырдылар

Быел тугызынчы классны 158 укучы тәмамлый. Мәлки төп мәктәбендә тугызынчыларга аттестатлар тапшыру тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова, авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков катнашты.

Мәктәп директоры Тамара Иванова 16 укучыга аттестатлар тапшырды. Аларга Альберт Рәхмәтуллин җылы теләкләрен җиткерде.
– Бүген тормышыгызның бер этабына йомгак ясала. Хәзер сез сайлау алдында торасыз. Мәктәптә укуны алга таба дәвам итәргәме, әллә инде көллият, техникумнарда һөнәр үзләштерергәме? Шулай да мин сезгә читкә китәргә ашыкмаска, Иске Тәрбит урта мәктәбендә 11 класска кадәр укырга киңәш итәм. Югары белем алырга теләүчеләргә юл ачык булачак, без аларны максатчан рәвештә бюджет төркемнәренә дә укырга җибәрәбез. Шуңа да сезнең уйларга вакытыгыз бар әле, – диде ул. – Дөньяны биләп алган коронавирус авыруы сезнең укуыгызга да үзгәрешләр кертте. Дистанцион уку сәбәпле, имтиханнар биреп тормадыгыз. Теләге булганнар дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыра. Алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Кайда гына укысагыз да, эшләсәгез дә, үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз.
Беренче укытучылары Алина Козлова, класс җитәкчеләре Светлана Александрова, әти- әниләр исеменнән чыгыш ясаган Виктор Бухаров та аларга иң матур теләкләрен җиткерде. Укучылар да җавапсыз калмады, рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев