Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч полициясе хезмәткәрләре агымдагы елның беренче яртыеллыгы буенча эш нәтиҗәләренә йомгак ясады

Отчет җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, район прокуроры Руслан Заһретдинов, бүлекнең шәхси составы катнашты.

Полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин чыгышыннан күренгәнчә, алар хокук тәртибен тәэмин итү буенча максатчан эш алып бара. Шуңа да районда тотрыклы оператив хәл күзәтелә.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында бүлекнең барлык службалары катнашында 25 җинаять очрагы ачыкланган һәм судка җибәрелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 36,8 процентка күбрәк. 
Рушан Галимуллович үз чыгышында исерткеч эчемлекләргә бәйле вәзгыятькә дә тукталды. Җинаятьләр, хокук бозулар статистикасына күз салсаң, аларның күбесе исерек хәлдә кылына. «Моннан тыш, легаль булмаган спиртлы эчемлекләр таралуын да җитди контрольгә алырга кирәк. Без андый очракларга юл куярга тиеш түгел, ялган аракы сатучыларның барысы да закон алдында җавап бирергә тиеш, – диде ул. 
– Алты ай дәвамында районда 63 җинаять, шул исәптән 8 авыр җинаять теркәлде. Өйләрдән әйбер урлау, шулай ук талау, урлап китү, аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян китерү очраклары күзәтелмәде. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу күрсәткече 85,7 процентны тәшкил итә. Кайнар эздән биш җинаять эше ачылды. Үткән яртыеллыкта фермалардан бозау, запас частьләр урлау очрак­лары теркәлде. Ләкин әлегә бу җинаять эшләре ачылмаган. Алда урып- җыю эшләре көтә. Бу чорда ашлык, ягулык- майлау материалларын урлауга юл куймас­ка кирәк, – диде док­ладчы. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров полиция бүлеге эшчәнлеген уңай бәяләде.Соңгы биш айда сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сату күләме кимүен районга башка каналлар аша легаль булмаган алкоголь эчемлекләр кертелүенә бәйле булу ихтималына тукталды. Әлеге юнәлештәге эшчәнлекне җанландыру бурычын куйды. Узган елның шушы чорына итәк астыннан аракы сатучылардан 72 литр легаль булмаган спиртлы эчемлекләр алынган булса, быелга ул 4 литр гына. 
Полиция бүлеге ветераннар Советы рәисе урынбасары Марс Нигъмәтҗанов үз чыгышында хокук сакчыларына уңышлар теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев