Кайбыч полициясе майоры Гөлнара Гыймадиева кебек гүзәл затлар турында «Чабып барган атны да туктатыр, ялкын чолгап алган йортка да керер» дип әйтәләр
Кайбыч полициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция майоры Гөлнара Гыймадиева беренче карашка ир-атлар гына башкарырга тиешле вазифаны үти. Ләкин гүзәл затларның хәленнән килмәгән бер генә эш тә юктыр ул.
Матур күзләре өчен түгел
Әлеге язма героеның исеме газета укучыларга яхшы таныш. Моннан ике еллап элек капитан Гөлнара Гыймадиева белән очрашканда, ул җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные иде. Бу вазифадагы гүзәл затларны бармак белән генә санарлык. Майор дәрәҗәсенә ирешкән Гөлнара Гыймадиева – республиканың авыл районнарына караган полиция бүлекләрендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы булып эшләүче бердәнбер хатын-кыз.
«2016 елның сентябрендә әлеге вазифага минем кандидатурам каралган чагында бик борчылдым, – диде Гөлнара, бераз дулкынланып. –Күңелем белән мин моңа әзер идем, үз-үземдә көч тойдым, ләкин, хатын-кыз булганга, ничектер кыен булды. Канәгатьсезлек белдергән карашларны да тойдым, янәсе бу урынга ир-атлар табылмас идеме? Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә урнашкан чагымны хәтеремнән үткәрдем, ул чорда да җиңел генә булмады бит. Җинаятьчеләр артыннан чабуның хатын-кыз эше түгеллеген дә яхшы аңлыйм. Хәер, җинаятьчеләрне эзләү осталары көчле затлар гына була ала дип кем әйткән соң әле?
Күңелен шик-шөбһә биләгән чакларда стенада эленеп торган Рәхмәт хатына еш күз салган ул. Министрның әлеге бүләгенә Гөлнара намуслы хезмәте өчен 2013 елда ук лаек булган. Матур күзләре өчен бирелмәгән бит инде ул.
«Үз-үземә ышандым»
Яңа начальникка әлеге вазифага кереп китүе җиңел генә булмый. Беренче чиратта фикерләү рәвешен үзгәртергә туры килә. Бу инде үзең өчен генә түгел, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге, һәр хезмәткәр өчен җавап бирү дигән сүз. Гөлнара башкара алырдай эш булып чыга ул, үзенә йөкләнгән җаваплылыкны башкалар җилкәсенә ташлау аңа хас түгел. Профессионал булуын аңа хезмәте белән дәлилләргә туры килә, чөнки кул астында эшләүчеләре дә үз һөнәрләренең остасы бит. Мәсәлән, Артем Егоров бу хезмәттә инде 18 ел. Александр Маланьев машина йөртүчедән башлаган, аннары участок уполномоченные булган, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә дә яңа кеше түгел ул, монда дүрт ел эшли. Гөлнара баштан ук кабинетта гына утырып торучы җитәкче булмаячакмын, хезмәттәшләрем белән эшкә кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә бүлешәчәкмен дип хәл итә. Мондый хезмәт позициясе аңа булган ышанычны ныгыткан.
Характер каршылыклары кискенләшкән мизгелләрдән дә качып котылып булмый, билгеле. «Элегрәк андый чакларда, өстәл өстенә капланып, күз яшьләренә ирек биргән, башкаларның кызгануын һәм юатуын тойган вакытлар да булды. Ә хәзер көчсез икәнлегеңне күрсәтергә ярамый. Вазифам шундый булгач, ир-атларны өйрәтергә дә туры килә. Бу һәркемгә дә ошамый, билгеле. Әле кичә генә бергә эшләгән идек, серләребезне бүлешә, бер-беребезнең җитешсезлекләрен белә идек, ә хәзер инде алар буйсынырга тиеш», – ди майор.
2017 елда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге үз категориясендә икенче урыннан түбән төшмәгән. Бу нәтиҗә күп нәрсә турында сөйли, беренче чиратта, коллективның бердәм булып, аңлашып, үзара дустанә эшләвен күрсәтә.
Характеры шулай чыныга
Унбиш ел эшләү дәверендә Гөлнара хатын-кызларда курку уятучы һәрнәрсәгә күнеккән. Җинаять кылынган урынга эксперт-криминалист булып беренче тапкыр килгән Гөлнара Гыймадиева белән бүгенге опер Гыймадиева арасында җир белән күк аермасы. Коточкыч күренешләрдән, канлы картиналардан хәзер йөрәге кысылмый, ә тормыш инде күптән аллы-гөлле генә булып тоелмый аңа.
Җинаятьләр статистикасының югары баскычын урлашулар алып тора. Үтерү очраклары да аз түгел. 2017 елда опергруппа «мәет өстенә» барып керә. Хокук сакчыларын мәрхүмнең дуслары чакырта, алар бу кешенең үз үлеме белән вафат булганлыгын әйтә. Ләкин мәрхүмнең тәнендәге кара янган эзләр һәм сыдырылулар киресен сөйли. Соңрак билгеле булганча, әлеге өчлек очрашуны башта тыныч кына билгеләп үтә, тора-бара араларында бәхәс чыга. Әйтер сүзләре беткәч, абыйлы-энеле икәү 43 яшьлек шешәдәшен кыйнарга тотына. Аннары аны чанага бәйлиләр һәм кыр буенча өстерәп йөртәләр. Соңрак өйдә өстенә бензин сибәләр һәм яндырмакчы булалар. Ләкин өлгерә алмыйлар, зыян күрүче мәрхүм була. «Мине, төрлесен күргән кешене, ул вакыттагы хайваннарча кыргыйлык белән кылынган җинаять шаккаттырды, – дип искә алды офицер. – Авылда бит әле, монда яшәүчеләр урлашырга, кыйнашырга мөмкин, ләкин бу очракта әйтер сүзләр табып булмый. Абыйлы-энеле бу кешеләрнең икесе дә моңа кадәр хөкем ителгән булган. Әлеге явызларга карата ничек бәгырең катмасын инде».
Каушап калырга ярамый
Гөлнара Рафаиловна белән сөйләшкәннән соң, хатын-кызлар турында әйтелгән «Чабып барган атны да туктатыр, ялкын чолгап алган йортка да керер» дигән гыйбарәгә өстәп, ярсыган кешеләр төркемен дә тынычландырыр, дип өстисе килә. Ике яктан да йөзләп кеше – яшьләр сугышырга җыенган чагында, хокук сакчылары аларның уртасында кала, арада Гөлнара да була. Полиция хезмәткәрләре үзләренең гомере турында уйламый, алар барысына да әзер була. Ничек тә сугышуны, бәрелешне, кан коюны булдырмый калырга кирәк. Моның өчен алар берничә тапкыр һавага атарга мәҗбүр була. Каннары кызган яшьләрне бу айнытып җибәрә. «Дөрес, бик куркыныч булды, – диде Гөлнара Рафаиловна. – Оператив хезмәткәрләргә еш кына гомерләрен куркыныч астына куярга туры килә. Ул вакытта да, ун кешене тоткарлагач, калганнары аларны якламакчы булды, моның өчен барысына да әзер иделәр. Шунлыктан, вакыйгалар катлаулы борылыш алды».
Майор Гыймадиева әйтүенчә, бу табельле корал куллануның бердәнбер очрагы булгандыр, мөгаен. Күбрәк ул мишеньгә ата һәм бу шәп килеп чыга. Шуңа да Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ату буенча үткәргән ярышларда даими рәвештә катнашып килә. Кайбыч полициясе командасы аларда призлы урыннар яулый.
Бүлмәсендә гөлләр үсә
Ничек кенә булмасын, Гөлнара Гыймадиева хатын-кыз булып кала. «Тимер кебек булу туйдыра», – ди ул. – Кайчагында елап күңелне бушатасы, форманы матур күлмәкләргә алыштырып, урамнардан узасы килә.
Кабинетына кергәндә үк хатын-кыз кулы сизелә – бөтен җирдә гөлләр үсә. Гөлнара хәтта тәрәзә пәрдәләрен дә үзенең зәвыгына туры китереп сайлаган. «Уңайлылык тудырасым килде. Башта ир-егетләребез каршы килгән иде, янәсе, эш урыныбыз хезмәтебезгә туры килергә, җитди булырга тиеш, ә син монда чәчәкләр белән бизисең». Ялгыш фикер йөртүләрен исбатладым, соры төсләрдән күңелнең тупаслануын әйттем. Гөлләр дә утырттым, – дип елмайды әңгәмәдәшем. – Хатын-кыз һөҗүменнән качып котылып, аңа каршы килеп буламы соң?
Александр Простатов,
«Особый менталитет» газетасы журналисты,
фото Гөлнара Гыймадиеваның шәхси архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев