Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч прокуратурасында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне уза

Россия Федерациясе Генераль прокуроры күрсәтмәсен үтәү йөзеннән 6 августта район прокуратурасында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне уза.

Прокуратура органнары бизнес-җәмгыять вәкилләренең хокуклары бозылуга юл куймауга оператив рәвештә йогынты ясауга һәм аларны ашыгыч төстә бетерүгә юнәлеш тота. Кайбыч районы прокуратурасында эшмәкәрләрне иртәнге сәгать сигездән кичке бишкә кадәр кабул итәчәкләр. Үзең белән шәхесне раслаучы документ (паспорт), кирәк дип тапкан очракта, шәхси эшмәкәр статусын яки юридик затның җитәкче вәкаләтен раслаучы документ алып килергә кирәк. Кабул ителүгә килә алмаган эшмәкәрләр язмача мөрәҗәгатьләрен электрон почтага kaibich.prok@tatar.ru яки факска – 8(84370) 2-10-63 җибәрә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев