Кайбыч прокуратурасында эшмәкәрләрне кабул итәләр
Россия Федерациясе Генераль прокуроры карары нигезендә 3 мартта Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне үткәрелә.
Бу көнне район прокуратурасында 8:00-17:00 сәгатькә кадәр бизнес вәкилләрен кабул итү оештырыла. Эшмәкәрләр үзләре белән шәхесләрен раслаучы документ алып килергә тиеш. Кабул итүгә килә алмаучылар үзләрен борчыган сорауларны kaybich.prok@tatar.ru яки 8(84370) 2-10-63 номеры аша факска юллый ала. Безнең адрес: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 11.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев