Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч район башлыгы ремонт таләп ителүче объектларда булып кайтты

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу атна башында Иске Чәчкаб, Хуҗа Хәсән, Кошман авылларында ремонт таләп ителүче объектларда булып кайтты. Ул анда район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән бергә барды.

Иске Чәчкаб авылына визит клубтан башланды. 1990 елда төзелгән клубка капиталь ремонт кирәк. Аның тышкы ягы да, эчке ягы да заман таләпләренә туры килми, мәдәни учак статусын югалткан дип әйтергә дә була. Клуб мето-дисты Наилә Сибгатуллина белән китап¬ханәче Лилия Кәлимуллина үзләре дә монда иде. Альберт Илгизәрович, фойе, зал, китапханәне карап чыкканнан соң, ремонт планына үзгәрешләр кертергә кирәклеге хакында әйтте.
– Эшне озакка сузмыйча, февраль урталарына кадәр клубны җиһазлар, ки-тап¬лардан бушатырга кирәк, –диде ул. – Аннан соң төзүчеләр бригадасы би-наны ремонтка әзерли башлый. Монда эш җитәрлек. Капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан өстәмә программа буенча  акча каралаган.
Бездә эшне озакка сузарга яратмыйлар. Иске Чәчкаб авылы клубы да кыска вакыт эчендә танымаслык булып үзгәрер дип ышанасы килә. Төзүчеләр аның тәрәзә, ишек¬ләрен, идәнен алыштырачак, яңа сәхнә куячаклар, санузел да булачак, башка эшләр дә каралган. Китапханәне элек фельдшер-акушер¬лык¬ пункт¬ы¬ урнашкан бүлмә хисабына зурайталар, анда уку залы да булачак.
Кошман мәктәбен рес¬публиканың «Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт» программасы ярдәмендә ремонтларга җыеналар. Мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин әйтеп узганча, белем йортының тышкы һәм эчке ягын, түбәсен яңартырга, тәрәзәләрен, җылыту системасын алыштырырга кирәк. Узган ел яңа балалар бакчасы ачылды, шуңа да мәктәптә алардан бушап кал-ган бүлмәләрне –башлангыч  класларны, технология кабинетын өлешчә ре-монтларга уйлыйлар, мәктәп музее өчен дә шартлар тудырылачак.
«Мәгариф» илкүләм проекты¬ның «Заманча мәктәп» программасы ниге-зендә илебездәге кечкенә шәһәрләрдә һәм авыллардагы мәктәпләрдә «Үсеш ноктасы» дигән мәгариф үзәге Хуҗа Хәсән мәктәбендә дә булачак. Технология, информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре кабинетларын карап чыкканнан соң, идән, ишекләрне, электр¬үткәргечләрне алыштырырга, шахмат уйнау зонасы булдырырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Мондый мәгариф үзәге узган ел Олы Кайбыч мәктәбендә ачылган иде. Анда да матди-техник база яңартылды, яңа җиһазлар сатып алынды.Хуҗа Хәсән мәктәбе директоры Надеж¬да¬ Макарова әйткәнчә, «Үсеш ноктасы»нда укучылар түгәрәкләрдә өстәмә белем ала, команда белән эшләргә, төрле проектлар язарга өйрәнә, шахматта оста уйнау серләренә төшенә, республика, федераль дәрәҗәдәге конкурсларда, олимпиадаларда катнаша.

«Мәгариф» илкүләм проекты 2019-2024 елларга исәп¬ләнгән. Аны тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак, көндәшлеккә сәләтле мәгариф системасы барлыкка киләчәк. Мәгарифнең сыйфаты буенча Россиянең дөньядагы ун әйдәүче ил составына керүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев