Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Актанышта киңәшмәдә катнашты

Актаныш районы милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Киңәшмәдә сүз шушы райондагы мәктәпләрдә, мәдәният оешмаларында татар телен куллану хакында барды. Әлеге чара Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнашында узды.
Актанышка чакырылган район башлыклары арасында Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Кунаклар районның милли мәдәният буенча алып барылган эшчәнлеге белән танышты. Танылган җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Узган ел монда райондагы авылларның тарихын барлау максатыннан «Ак кирмән» проекты эшли башлаган. Авыл җирлекләре үзләренең тарихларын чагылдырган күргәзмә дә әзерләп килгән. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышларын да караганнар. Район башлыклары «Каенкай» балалар бакчасында да булган. Биредә нәниләр аларны татар, рус, инглиз телләрендә сәламләп каршы алган. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернатта булып, укучылар эшләгән проектлар белән танышканнар. Әлфия Авзалова истәлегенә ачылган музейда да булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев