Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 1 Май белән котлавы

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗагать итте:

– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Май ае – табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яхшылыкка өмет
 
һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра, тагын да яхшырак яшәргә омтылыш тудыра. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә. Җылы яз көннәре райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен. Басу-кырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, фәкать уңышлар юлдаш булсын. Авылларыбыз төзекләнсен, матурлансын. Мәктәпләрдә укулар һәр бала өчен уңышлы төгәлләнсен. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкала-рны сөендерик. Бу чорга ниятләгән бөтен уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз! Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә ты-нычлык, исәнлек-саулык телим. Якыннарыгыз белән ярдәмләшеп, һәр көннең матурлыгын күреп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев