Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы туган авылы Бәрлебашындагы сайлау участогында тавыш бирде

Күпмилләтле районда халыклар дус-тату яши, гореф-гадәтләр, телебез, мәдәниятебез саклана, сәяси яктан тотрыклылык хөкем сөрә, икътисади күрсәткечләр елдан-ел яхшыра, тормыш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. Дәүләт программалары авылларны үстерүгә юнәлдерелгән.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашты. "Хәерле сәгатьтә! Илләребез тыныч булсын, бүгенге сайлаулар матур киләчәккә нигез булсын", – диде ул сайлау бюллетенен тартмага салгач. Үзенең туган авылы Бәрлебашыдагы сайлау участогына ул тормыш иптәше Эльмира ханым һәм сайлауларда әле беренче тапкыр гына катнашучы улы Салават белән белән бергә килде.
Сайлау участогында чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрүен яхшы бәяләде ул. Авыл үзешчәннәре концерт куя, сайлауга килүчеләрнең барысын да кайнар чәй, коймак белән сыйлыйлар, сәүдә оештырылган. Сайлаучыларның кәефе яхшы.
- Бүген районыбыздагы сайлаучылар, үзләренең сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үти, Татарстанның алга таба да чәчәк атуы өчен тавыш бирә, республикада социаль үзгәрешләрне дәвам итәчәк абруйлы хакимият оешуына нигез сала. Кайбыч районындагы сайлаучылар һәрвакыт үзләренең актив тормыш позициясе белән аерылып торды. Бездә сайлауга килүчеләр саны белән проблема беркайчан да булмады. Бу юлы да шулай булачагына шигем юк,- диде ул. -Безнең горурланырлык матур эшләребез бар. Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин иттек. Яшь гаиләләр, яшь белгечләр, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программалары уңышлы эшли. Балалар бакчаларына чиратлар юк, сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасы камилләшә, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка баса, Олы Подберезьеда яңа амбулатория эшли, мәктәпләр, мәдәният йортлары, күпфункцяле үзәкләр авылларга ямь бирә, ел саен юллар, спорт, балалар мәйданчыклары төзелә.
Район башлыгы сайлауларны гадел, закон таләпләрен тулысынча үтәп үткәрү бурычын куйды. Бу участокта Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы, урманчылыкта яшәүче сайлаучылар тавыш бирә.Күпмилләтле районда халыклар дус-тату яши, гореф-гадәтләр, телебез, мәдәниятебез саклана, сәяси яктан тотрыклылык хөкем сөрә, икътисади күрсәткечләр елдан-ел яхшыра, тормыш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. Дәүләт программалары авылларны үстерүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев