Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Альберт Рәхмәтуллин: "Ленар Закиров Кайбыч районының чын патриоты иде"

Районыбызның хөрмәтле кешесе, Мактаулы гражданы, эчке эшләр хезмәте ветераны, Кайбыч полициясенең ветераннар Советы рәисе, отставкадагы подполковник Ленар Әхмәтҗан улы Закиров 6 февраль көнне 86 нчы яшендә арабыздан мәңгелеккә китте.

Ленар Закиров 1933 елның 11 маенда Олы Кайбыч авылында дөньяга килә. Авыр сугыш елларының ачысын-төчесен татыган Ленар ага кечкенәдән тормыш арбасына җигелә. Туган авылындагы мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, биш ел дәвамында Диңгез флотында хезмәт итә. 1957-1959 елларда Алабугадагы милиция мәктәбендә белем ала. Әнә шул еллардан бирле тормышы милициядән аерылгысыз була аның. Хезмәт юлын элеккеге Тархан районында башлап җибәргән, районнарны эреләндерү сәясәте башлангач, Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенә күчерелгән. Берара Кайбычта да эшләп ала, әмма эздән бастырып килүче эреләндерү сәясәте безнең районга да килеп кагылгач, тикшерүче 1963 елда Буага юл тоткан. 1964 елның язында Апас эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. Милекне урлауларга каршы өлкән вәкаләтле вәкил вазифасын яхшы башкарып, Казан дәүләт университетының юридик факультетын читтән торып тәмамлап, 1972 елның язында Апас эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эш буенча урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Үз хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкарган хезмәткәрнең һөнәри осталыгын югарыдагылар тиз күреп ала, аны 1979 елның 25 декабрендә Мамадыш эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгелиләр. Монда да хезмәтен вөҗданы кушканча намус белән үти ул. 
Лаеклы ялга чыкканнан соң, туган авылы Олы Кайбыч авылына кайтып төпләнгән Ленар Закиров - районыбызның чын патриоты. Кайбыч районының яңадан мөстәкыйльлек алуы өчен көрәш тарихында аның алыштыргысыз һәм югалмаслык үз урыны бар. Районыбызны кайтаруда башлап йөргәне өчен 2002 елның 22 маенда район хакимияте башлыгы карары белән төбәгебезнең беренче Мактаулы гражданы булып танылды. 
Кайбыч полициясенең ветераннар Советы рәисе буларак, эчке эшләр системасында хезмәт иткән ветераннарны бергә туплау, ветераннар хәрәкәтен оештыру һәм хокук тәртибен саклау кебек җаваплы һөнәрне сайлаган яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирү юнәлешендә максатчан эш алып барды. Аның тормыш позициясе: полиция хезмәткәре һәр эштә үрнәк күрсәтергә, яшәешнең бар өлкәләреннән хәбәрдар, гадел булырга, һөнәренең җаваплылыгы хакында бер генә минутка да онытмаска тиеш. Үзенең хезмәт тәҗрибәсе - шуның ачык мисалы. Ленар Закировка үз гомерендә куркыныч җинаятьчеләр белән күзгә-күз очрашырга да, катлаулы җинаять эшләрен тикшерергә дә туры килгән. Аның күп еллар буена дәвам иткән нәтиҗәле хезмәте югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. 
Л. Ә. Закиров аралашучан кеше иде. Эшлекле сыйфатлары һәм кешелеклелеге, актив иҗтимагый эшчәнлеге, кешеләргә карата игътибарлы мөгамәләсе аңа коллегалары һәм халык арасында зур абруй, ихтирам-хөрмәт китерде. Әлеге зур югалту уңаеннан барыбыз да тирән кайгы кичерәбез, аның кызы, оныгы, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 
Ленар Әхмәтҗан улы Закировның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр. 
Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев