Кайбыч районы комбайнчысы республика буенча алдынгылыкны бирми
Кайбыч хезмәтчәннәренең бар игътибары кыр эшләренә юнәлгән. Моның шулай булуы аңлашыла да, чөнки авыл хуҗалыгы район бюджетын тулыландыручы тармакларның берсе ул. Шуңа да аның икътисади хәле, район халкының мул тормышта яшәве кышлату чорына әзерлек, уңышның нинди булуына да бәйле.
Урып-җыю, терлек азыгы әзерләү чорында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика буенча алдынгы механизаторлар, комбайнчыларның исемнәрен барлый. «Дубрава» җәмгыятенең беренче филиалы механизаторы Андрей Петров та иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре исемлегендә. Хезмәт алдынгысы белән Бушанчага очрашуга барганда, ул әле генә төнге сменадан кайткан иде. Борчак суктыра башлаганнар. Ә инде көндезге сменада аның комбайнына бертуганы Евгений утырган.
– Мәктәптә 9 классны тәмамлаганнан соң, Апастагы аграр училищеда һөнәри белем алдым. Шулай да миңа тәүге дәресләрне 20 елдан артык кырда эшләгән әтием бирде, – диде Андрей. – Аның янында МТЗ-1221 тракторы ярдәмчесе булып эшләдем. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң да шул маркадагы тракторга утырдым.
Әтиләре Николай Владимирович уңганлыгы белән аерылып торган, улларында да авыл хезмәтенә хөрмәт уяткан.
Андрей Петровның хезмәт стажы әле биш кенә ел. Шулай булуга да карамастан, хезмәт коллективында абруй казанырга өлгергән. Узган елгы урып-җыю чорында үз филиалларында иң алдынгысы булган, шуңа да Казанда үткән авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына делегат итеп сайлаганнар. Татарстан Президентының да, район башлыгының да Мактау кәгазьләре бар аның.
Быел терлек азыгы әзерләү чорында да лидерлар сафында атлады ул.
– Норма буенча бер сменага 28 гектар мәйданда эш башкарырга тиеш булсам да, мин аны 40-50 гектарга җиткергәнмен. Яңгырлар яумагач, күпьеллыкларның икенче каты начар үсә, менә шул борчый, – диде ул. – Бүгенге көнгә ике мең гектардан артык эш башкардым инде, шуңа да күрсәткечләрем былтыргыдан да яхшырак булыр дип уйлыйм. Безгә тиешле эш шартлары тудырылган: кырга алып килеп ашаталар, ризыклары тәмле, техникага ягулык-майлау материалларын да басуга алып киләләр.
Эштәге арып-талулары өйгә кайткач онытыла. Әлегә Андрейның әти-әниләре белән бер йортта яшиләр, тиздән үзләренең яңа өйләренә күчәчәкләр. Ул йортны алар 2015 елда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзи башлаган, хәзер аңа газ гына кертәсе калган. Дәүләт тарафыннан бирелгән 1 миллион 200 мең сум субсидия акчасына үзләренекен дә өстәгәннәр. Тормыш иптәше Ландыш әлегә өйдә генә, балалар үстерә. Алты яшьлек уллары, дүрт яшьлек игезәк кызлары – дөньядагы из зур бәхетләре!
Кайчандыр Андрей үзе дә әтисе кебек тракторчы булырга хыялланса, хәзер инде үзенең улы Кириллның да космонавт та, артист та түгел, ә әтисе кебек буласы килә.
Яңа йортыгызда Олы Кайбычта яши башлагач, кайда эшләргә җыенасың, дигән соравым Андрейны бик гаҗәпләндерде. Алдынгы механизатор эш урынынын алыштырырга җыенмый. Туган җир туфрагында эшләү аның өчен зур бәхет. Механизаторлар династиясеннән ич ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев