Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы кызы Россиянең спорт мастерына гына оттырды

Cентябрь ахырларында Саба районында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте.

Әлеге ярышта 16 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында чыгыш ясаган Федоровское урта мәктәбенең 10 класс укучысы Фирүзә Хуҗина (рәсемдә уртада) алты очрашуда биш җиңүгә иреште. Ул үзе Борындыктан, урта гомумбелемне шушы мәктәптә ала. Фирүзәнең өченче әйләнештә Европа һәм Россиянең вице-чемпио¬ны, Татарстанның күп тапкыр¬лар чемпионы, Россиянең спорт мастеры Ольга Иващенкога җиңелүе аңа тугызынчы урыннан югары күтәрелергә мөмкинлек бирмәде. Шундый дәрәҗәле турнирда уңышлы чыгыш ясау яшь спортчының югары осталыгын раслый һәм аның алдагы ярышларда нәтиҗәләрен яхшыртуына ышанып калабыз. Фирүзәдән кала, Кайбыч районы җыелма командасы составында Борындыктан Булат Хуҗин, Ильмир Шәмсетдинов һәм Алмаз Әбләизов уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта редакциягә “ФОРПОСТ” үзәге директоры Юрий Михайлов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев