Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы мәктәпләрендә «Интернетта куркынычсызлык» темасына дәресләр узды

Район мәктәпләрендә «Цифр дәресе» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Интернетта куркынычсызлык» темасына дәресләр узды.

Аларның максаты – укучыларга интернет челтәренең файдалы һәм тискәре якларын аңлату, аннан алган мәгълүматтан дөрес файдалану культурасын тәрбияләү.
Олы Кайбыч мәктәбендә узган бу
дәресне Иннополис университеты укытучысы Самат Беккулов үткәрде. Дәрестә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина чыгыш ясады. Колаңгы мәктәбендә интернетта куркынычсызлык буенча дәресне информатика укытучысы Гөлнара Закирова үткәрде. Анда Эльвира Заһидуллина да катнашты. Районның калган мәктәпләрендә мондый дәресне информатика укытучылары уздырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев