Кайбыч районы педагогы бәйгедә җиңү яулады
23-24 мартта Казанда «Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйгедә «Экология, мәдәният, мәгариф» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Акрымов «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә 3 урынны яулады. Дүрт номинациядә җиңүчеләрне Казан Ратушасында бүләкләделәр.
Финалда туксаннан артык белгеч катнашты. Программага «Тәрбия серләре» дигән визит карточкасын тәкъдим итү, укучылар белән ачык дәресләр үткәрү, видеороликлар конкурсы, балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча проектлар яклау кертелгән иде. Соңыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында «Тәрбия: киләчәккә караш» темасына түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев