Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы социаль яклау бүлеге 2018 елга нәтиҗә ясады

Бүген район Советының утырышлар залында социаль яклау бүлегенең 2018 елга нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланган киңәшмә үтте.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, бүлек хезмәткәрләре, авыллардагы социаль хезмәткәрләр һәм башкалар катнашты. 
Киңәшмә алдыннан Фатыйма Бикбова һәм Чулпан Камалиева республикада янгыннарда кеше үлемнәре булу очракларына бәйле рәвештә, залдагылар белән алар карамагындагы өлкәннәрнең иминлеге турында әңгәмә үткәрделәр. 


Киңәшмә барышында Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Альбина Гыйләҗева, “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, район мәшгульлек бюросы начальнигы Эльвира Камалиева, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбыч районындагы 22 бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина 2018 елда башкарылган эшләре турында чыгыш ясады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысының да хезмәтен уңай бәяләде һәм олы рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук, алдынгы хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев