Кайбыч районы укучылары татар әдәбияты буенча республика олимпиадасыннан җиңү белән кайтты
4-6 февральдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе татар әдәбияты буенча мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздырды.
Олимпиадада безнең районнан Федоровское урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Камалиева җитәкчелегендә Олы Кайбыч, Федоровское урта мәктәпләре укучылары катнашты. Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч урта мәктәбенең 8 класс укучысы Аделия Садыйкова, 10 класс укучысы Гөлчәчәк Газыймҗанова һәм Федоровское урта мәктәбенең 11 класс укучылары Алинә Фәхриева, Булат Хуҗин җиңүче булдылар. Без аларны әлеге уңышлары белән кайнар котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев